Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Салтыйган авылында яшәүче кадерле әниебез Мәдинә Гыйләҗетдин кызы Булатованың 13 мартта 85 яшьлек юбилее

13 марта 2021, 09:20

878

0

0

Салтыйган авылында яшәүче кадерле әниебез Мәдинә Гыйләҗетдин кызы Булатованың 13 мартта 85 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез, күз нурыбыз! Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы әниебез! Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай сиңа озын гомер, күңел тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле мул тормыш насыйп итсен, күп итеп куанычлы көннәр, бәхетле мизгелләр, шатлык-сөенечләр өстәсен. Йортыбызның нуры, тормышыбызның терәге булып озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын. Алдагы көннәреңдә балаларыңның, онык-оныкчыкларыңның, туганнарыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын! Чиксез рәхмәтебез яусын сиңа!
Юбилеең, әни, котлы булсын,
Син бит безнең бердәнберебез.
Син булганда әле барыбыз да
Бер кайгысыз рәхәт яшибез.
Әниләргә булган рәхмәт сүзен
Алыштырмас һичбер бүләк тә.
Авырмыйча, әни, озак яшә,
Балаларың шушы теләктә.

Иң изге теләкләр белән: балаларың Рәис-Зөлфия, Гөлфирә-Илдар, Алсу, Гөлия, Резидә-Айрат, Илсур-Гөлфания, оныкларың Альбина, Рәйсә, Света, Раил, Айнур, Алинә, Зилә, Алсинә, Лилия, Адель, Илшат, Динә, Ильвина һәм 12 оныкчыгың

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X