Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Ябалак авылында гомер итүче кадерле әниебез Фрадия Якут кызы Кузьминаның 25 сентябрьдә гомер бәйрәме

25 сентября 2019, 08:22

822

0

0

Ябалак авылында гомер итүче кадерле әниебез Фрадия Якут кызы Кузьминаның 25 сентябрьдә гомер бәйрәме

Әниебез! Без бәхетле җирдә син булганга! Без дип типкән йөрәгең, иркәләп дәшүең, кайгыртуың, тормышның кадерен белергә, туганлыкны изге күреп сакларга, матур итеп, үрнәк булырлык итеп яшәргә өйрәтеп үстергәнең, биргән киңәшләрең, һәрчак безгә ярдәмгә ашкынып торуың өчен, әниебез, мең рәхмәт сиңа. Гаҗәеп сабыр, киң күңелле, кешеләргә мәрхәмәтле, бик тә ярдәмчел булуың белән безнең барыбыз өчен дә син матур үрнәк. Бүген дә безнең өчен кайгырып, уңышларыбызга сөенеп яшисең. Сиңа нинди генә матур теләкләр теләсәк тә, күңел түребездә йөрткән ярату, хөрмәт, рәхмәт хисләребезне аңлатып бирә алмабыз кебек. Син безнең тормышыбызның яме, гаиләбез күгендә балкып торучы якты кояшыбыз. Юбилеең белән котлап, озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без – балаларыңа, оныгыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.
Дөньяның син изге фәрештәсе,
Сүткән чакта гомер йомгагын.
Безнең өчен яшәп, сыгылмыйча,
Узасың син тормыш юлларын.
Иң кадерле якын әниебез,
Рәхмәтебез барсын җыр булып.
Туган өйнең ачык ишегеннән,
Бәхет керсен бары ургылып.

Иң изге теләкләр генә юллап: балаларың Денис-Алсинә, Данил, оныгың Данияр. Бу теләкләргә әниең, барлык туганнарың, кода-кодагыең да кушыла.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев