Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Ябалак авылында гомер кичерүче Әминә Әһлиулла кызы Сәлахиеваның 21 майда 80 яшьлек олы юбилее

21 мая 2019, 08:09

838

0

0

Ябалак авылында гомер кичерүче Әминә Әһлиулла кызы Сәлахиеваның 21 майда 80 яшьлек олы юбилее

Кадерле әнкәебез! Син табигатьнең ел әйләнесендә бер була торган иң матур, барча тереклекне үзенең юмарт кояшы белән җылыта торган, күзләрне камаштырырлык сихри яшел төскә төренгән ел фасылында тугансың. Шуңадыр – йөзеңнән һичбер вакыт елмаю китми, тирә-юньдәгеләргә йөрәк җылыңны, игътибарыңны, йомшак сүзләреңне кызганмыйсың. Тормыш авырлыкларына бирешми, балалар, онык-оныкчыкларыңны тигез күреп, ярдәм итеп яшисең, мәшәкатьләребезне җиңеләйтергә тырышасың, уңышлар өчен сөенеп, борчуларыбыз өчен янып йөрисең. Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Безнең игелекләребезне күреп, сөенеп-шатланып кына яшә. 
Сәламәтлек – иң мөһиме бүген, 
Ходай аннан мәхрүм итмәсен. 
Йөрәк типсен ару-тару белми 
Борчулардан ташып типмәсен. 
Җирдә кояш нуры балкыгандай, 
Син балкыйсың безнең күңелдә. 
Тормышыбыз синең белән матур, 
Рәхмәтлебез сиңа гомергә. 

Иң изге теләкләр белән: балаларың, килен-кияүләрең, онык-оныкчыларың исеменнән кызың Рамилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X