Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Ябалак авылында яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез РӨСТӘМ ХӘЛИЛ УЛЫ ГЫЙЗӘТУЛЛИННЫҢ 15 апрельдә 60 яшьлек юбилее

13 апреля 2019, 12:05

1035

0

0

Ябалак авылында яшәүче тормыш иптәшем, әтиебез РӨСТӘМ ХӘЛИЛ УЛЫ ГЫЙЗӘТУЛЛИННЫҢ 15 апрельдә 60 яшьлек юбилее

Кадерлебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Зур байлык – сәламәтлек сине бер дә ташламасын, җан тынычлыгы, бәхет-шатлыкларга күмелеп, озын-озак яшәвеңне телибез. Бүгенгедәй тормыш гамен, яшәү тәмен җуймыча, көр күңелеңне югалтмыйча яшә. Тормыш дәрьясында очар канатларыбыз талмасын, гомер көзләребезгә кадәр парлап, күңел дөньябызга яшәү ямен өстәп, сабырлык тулы йөрәгеңдә җылы арттырып, балалар, туганнар янәшәсендә саулык-сөенечләр тулы, озын гомер чакрымнарын сагышларсыз, кайгыларсыз бергәләп кичерергә насыйп булсын, бәхетле елларыбыз өстәлеп торсын. 
Гомер юлың озын-озак булсын, 
Тигез тормыш аны бизәсен. 
Гомерләрең бәхет белән үтсен, 
Авырлыклар бер дә килмәсен. 
Алдагы көннәрдә дә бәхетебез 
Булсын иде тулы, түгәрәк. 
Синнән җылы алып һаман шулай, 
Гомер кичсәк иде бергәләп. 

Изге теләкләр белән: әнкәебез Фирдәүсә, тормыш иптәшең Мөслимә, кызларың Адилә, Алия, киявең Сабир, әбиебез Минҗиһан.

Мәскәүдә, Яшел Үзәндә яшәүче барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев