Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Җәйнең иң матур мизгелендә дөньяга килеп, гомер йомгагын сүтә-сүтә 80 яшенә җиткән, тормыш юлын якты өлге итеп алырлык шәхес — Олы Кайбыч авылында яшәүче әниебез Әлфия Нәби кызы Закированың юбилее

19 июня 2018, 14:05

1114

0

0

Җәйнең иң матур мизгелендә дөньяга килеп, гомер йомгагын сүтә-сүтә 80 яшенә җиткән, тормыш юлын якты өлге итеп алырлык шәхес — Олы Кайбыч авылында яшәүче әниебез Әлфия Нәби кызы Закированың юбилее

Безнең өчен тормыш маягы булган иң газиз кешебез, сөекле әниебез! Сине олуг юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз hәм изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Без, балаларың һәм онык-оныкчыкларың, синең белән чиксез горурланабыз, төп нигезебезнең гаилә учагын йөрәк җылың белән яктыртып торуыңа шатланабыз, һәркемнең күңеленә юл таба белүеңнән үрнәк алабыз. Үзеңнең кылган гамәлләрең, яшәү рәвешең белән безгә хезмәт сөючәнлек, тормыш зирәклеге, бары тик яхшылык кына кылу сыйфатларын сеңдердең. Киләчәктә дә исәнлектә балаларыңа кадерле әни, оныкларыңа яраткан дәү әни, тирә күршегә киңәшче, туганнар арасында нәселебезнең нык чылбырын өзмичә, Аллаһы Тәгалә биргән һәр минутка шатланып яшәргә язсын. Без сине бик яратабыз! 
Туган көнең, әни, котлы булсын, 
Син бит безнең бердәнберебез. 
Син булганда әле барыбыз да 
Бер кайгысыз рәхәт яшибез. 
Син бит, әни безнең өйнең яме, 
Ә тормышта олы бер терәк. 
Озак яшә, һәрчак шулай шат бул, 
Син бит, әни, безгә бик кирәк. 
Синең тормыш юлы матур тарих, 
Күпләр өчен үрнәк булырлык. 
Рәхмәт, дибез, сиңа чын йөрәктән, 
Синең гомер — безнең горурлык. 

Иң изге теләкләр белән: улың, кызларың, киленен, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев