Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2013 елда Кайбыч районыннан ике чит ил кешесе мәҗбүри рәвештә кире үз илләренә кайтарып җибәрелгән

Республика җитәкчелеге легаль булмаган миграциягә каршы көрәш алып барырга һәм шул ук вакытта Татарстанда яшәргә, укырга, эшләргә теләгән, законнарны хөрмәт итүче чит ил кешеләренә ярдәм итәргә әзер.

Бу атнаның сишәмбесендә Казан Кремлендә узган Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советының киңәйтелгән утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Миграция темасы бүген көн кадагында тора һәм ул хакимият, көч структураларына да кагыла. Төп максат - мигрантларга бәйле милләтара низагларга юл куймау, тынычлыкны тәэмин итү. Әлеге утырышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев та катнашы. Татарстанда Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең Кайбыч районындагы территориаль пункты начальнигы Фәния Кәлимуллина әйтеп узганча, агымдагы елның 11 аенда Кайбычта миграция исәбенә 85 чит ил кешесе куелган, бу 2012 ел күрсәткеченнән 20 процентка күбрәк (былтыр-70 кеше). Быел ике чит ил кешесе закон таләпләрен үтәмәгән өчен мәҗбүри рәвештә кире үз илләренә кайтарып җибәрелгән. Алар биш ел буена Россиягә керә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2013 елда Кайбыч районыннан ике чит ил кешесе мәҗбүри рәвештә кире үз илләренә кайтарып җибәрелгән