Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ак калфак” оешмасының Кайбычтагы бүлеге вәкиле семинарда катнашты

18 февральдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы республика районнарыннан ханымнарны уку-укыту семинарына җыйды. Анда "Кайбыч таңнары" газетасының баш мөхәррире Луиза Сөнгатуллина да катнашты.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында 1990 елдан бирле эшли. Беренче рәисе - танылган журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Роза Туфитуллова була. Оешма үзенә иң зыялы һәм милли җанлы ханымнарны туплый. «Ак калфак» оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова Татарстандагы татар хатын-кызларына бу оешманың барлыгы, ни белән шөгыльләнгәнүе, максатлары турында сөйләде. Казанга Татарстанның барлык районнарыннан диярлек килгән ханымнарның кайберләре үзләрендә тупланган «Ак калфак» бүлекчәләренең җитәкчеләре булса, кайберләре әлеге эшне башлап җибәрәчәк инициатив кешеләр иде. Ханымнар белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Ак калфак” оешмасының Кайбычтагы бүлеге вәкиле семинарда катнашты