Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алдагы өч елга бюджет билгеләнә

Кайбыч муниципаль район Советының 26 нчы утырышында депутатлар Кайбыч муниципаль районының 2013 елга һәм 2014-2015 еллардагы план чорына бюджетын беренче укылышта расладылар. Финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова сүзләренә караганда, ул дефицитлы түгел, 2012 елгы бюджет белән чагыштырганда, балансланган.

Төп басым салым салынылучы базаның исәбен алып бару хисабына бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыру, бюджет чыгымнарын киметү, икътисади процесслар үсешен прогнозлауның төгәллеген арттыруга яса­­ла. Шулай ук салым түләүчеләр белән контроль-икътисади эшчәнлекне яхшырту хисабына салым базасын киңәйтүнең өстәмә юлларын эз­ләү, салымнарның, аеруча милек һәм җир салымнарының, стимуллаштыручы ролен күтәрү мө­һим. Финанс-бюджет палатасы рәисе фикеренчә, 2013 елдагы бюджет чыгымнарының тулысынча һәм үзвакытында финанслануы чыгымнарны оптимальләштерү буенча чараларга һәм ассиг­но­ваниеләр­дән нәтиҗәле файдалануга бәйле. Оптимизация процессы, районның баш финансисты сүзлә­ренә караганда, комплекслы булырга һәм бюджет чыгымнарын киметүгә тү­гел, ә чыгымнарны арттыруга китерүче сәбәп­ләр­не бетерүгә юнәл­дерелергә ти­еш. 2013 елга консолидацияләнгән бюд­жетның керем өлеше 218,6 миллион сум, чыгымнар 218,6 миллион сум күләмендә прогнозлана. Депутатларга, гамәви тыңлаулардан соң 2012 елга һәм 2014-2015 елларга бюджет раслау бурычы тора.

Утырышта шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының "Апас" районара бүлегенең "Кайбыч" полиция бүлекчәсе начальнигы Рушан Хуҗинның агымдагы елның тугыз аендагы эшчәнлекләре турындагы отчеты тыңланды, полициянең участок инспекторлары хезмәтенең нәтиҗәлелеген кү­тәрү буенча өстәмә чаралар, аларны хокукый яклау мәсьәләләре каралды. Район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Илшат Габидуллин чыгышында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча бурычлар билгеләнде. Депутатлар шулай ук ТР Кайбыч муниципаль районы бюджетыннан юридик затларга шәхси эшмәкәрләргә субсидияләр бирү турындагы нигезләмәләр белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч муниципаль район Советы