Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алло, наркоконтроль тыңлый!

18-28 мартта Татарстанда "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" дип исемләнгән Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең беренче этабы уза.

Халыкның игътибарын наркомания проблемасына юнәлтү, наркотикларга бәйлелек тозагына эләк­кән кешеләргә ярдәм итү максатындагы әлеге акция алтынчы елын үткә­релә. Яшел Үзән шәһә­рендәге (8-84371) 55-5-00 номерлы ышаныч телефоны аша, шулай ук Казан шәһәрендәге тәү­лек әйләнәсе эшләүче (843) 274-30-30, 273-43-45 ышаныч телефоннары аша эш көннәрендә иртәнге сәгать 9 дан кичке алтыга кадәр хәбәрләр кабул ителә. Законсыз рә­вештә наркотиклар әйлә­неше турындагы хәбәрне ТР буенча ФСКН идарәсенең Интернет-кабул итү сайтында http:// ufskn.tatar.ru калдырырга мөмкин.

"Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" акциясен оештыручылар те­ләсә нинди хәбәрне тикшерәчәк, бер мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак! Наркотиклар булган җирдә берәү дә үзен куркынычсыз хис итә алмый, ә безнең чорда, кызганычка каршы, алар шулкадәр киң таралган, хәтта киләчәгебезгә куркыныч яный.

Шуңа карамастан, "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" акциясенең бурычы оператив мәгъ­лү­мат җыю гына түгел. Оештыручылар аны ки­ңәш һәм ярдәмгә мохтаҗ булучылар өчен дә файдалы итәргә омтыла, шу­ңа күрә анда наркоконтроль белгечләре белән бер­рәттән башка министрлыклар һәм ведомстволар белгечләре дә катнаша. Акция вакытында алар Олы Кайбыч авылында тү­бән­дәге телефоннар аша мө­рәҗә­гатьләр кабул итә­чәк: врач-нарколог - 2-13-32; мә­га­риф бүлеге белгече - 2-15-76; яшь­ләр бүлеге белгече - 2-15-66; социаль яклау бү­леге психологы - 2-10-93.

Акция барышында наркотиклар, психотроп мат­дәләр җитештерү, таратуга караган җинаятьләрне ачыклау һәм булдырмауга юнәлдерелгән максатчан оператив-профилактик чаралар үткәрелүе хакында безгә ТР Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлегенең "Кайбыч" бү­лекчәсеннән хәбәр иттеләр. Биредә дежур часте телефоны да эшли:

8-(843-70) 2-16-06, ышаныч телефоны: 8-(843-70) 2-11-41, кәрәзле телефон: 89375223555.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алло, наркоконтроль тыңлый! наркомания проблемасы наркоконтроль