Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл кешесенә ярминкә кирәкме?

Бер караганда авыл кешесенә ярминкәләрнең кирәге дә юк кебек. Чөнки авылда яшәгәч, бар әйберең дә үзеңдә бар. Бакча тутырып яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерәбез, терлек, кош-корт та асрыйбыз. Әмма юк шул, авыл халкы да ярминкәләрне бәйрәм көткәндәй көтеп ала. Үзен "Үтеп барышлый" дип таныштырган берәү, хәтта, "Матбугат.ру" сайтының "Якташыңны тап" бүлегенә дә...

Көзге уңыш ярминкәсе алдан ук 6 октябрьгә билгеләнгән иде. Почта каршысындагы мәйданда, өлкән яшьтәге абзый-апалар иртәдән килеп җиткән иде инде. Хуҗалыклардан бодай, арпа, салам, печән төяп килгән машиналар янында кайнашалар, ит сатучылар янында да сатып алучылар бар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров белән берлектә сәүдә рәтләрен карап йөрүче район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин өлкән­нәрнең һәрберсенең хәлләрен сорашты.

- Кәҗәләрем күп минем. Шулар яшәтә дә инде мине. Яшьлегемдә Германиядә уран радиациясенә эләктем, бу хакта башта сөйләргә дә ярамады. Сәламәтлегемә кәҗә сөтенең файдасы зур. Алар мине тәмле сөт белән сыйлый, менә мин дә кәҗәләремә печән алырга килдем әле, - диде аңа Олы Кайбычтан Рифкать абый Галимов.

- Мин үзем Афанасьевкада яшим. 12 капчык арпа алмакчы булам да бит, тик аны ничек алып кайтырга, транспортым юк шул,- дип сүзгә кушылды Зәбирә апа.

- Ә мин быел Кече Кайбычка Ташкенттан күченеп кайттым. Тавыкларым бар. Бодай кирәк тә бит, тик нәрсәгә салып кайтырга,- диде Зөһрә апа да.

- Бер дә кайгырмагыз, ашлык сатучы машина хуҗалары өегезгә илтеп бирер,- дип, район җитәк­чесе хуҗалыклардан килгән җаваплы кешеләргә шуны оештыруны йөкләде.

Бәрәнгене ике җирдә саталар иде. Олы Тәрбиттән Олег Уткин машинасы янына халык аеруча күп җыелган. Мари Иленнән алып кайткан кызыл бәрәңгенең килосын 11 сумнан капчыклап бик тиз алып бетерделәр. Бу нисбәттән язучы Туфан Миңнуллинның сүзләре искә төште. "Шәһәрдә яшәсәм дә, кулга сетка тотып, базардан бәрәңге сатып алырга оялам мин. Авыл кешесе бит мин, ә алар бәрәңгене сатып алмый", - дип язганы булды аның.

Сатып алучыларның сүзләреннән аңлашылганча, кайберләренең бәрәңгесе уңмаган, кыш чыгарга җитәрлек түгел, икенчеләре, җәй көне эше күп дип, аз утырткан. Кәбестә, суганны да капчыгы-капчыгы белән алдылар.

Ярминкәдә авыл җирлекләренең дә бер өлеше катнашты, калганнары укучыларның "Уңыш" бәйрәмендә сәүдә итәчәк.

- Ярминкәгә тырышып әзерләндек. Кәбестә, алма пирогларын үзем пешердем, кортны бухгалтерыбыз Татьяна Иванова белән Салтыйганннан аш-су остасы Зөбәрҗәт апа Хәсәнова кайнатты, катык та Зөбәрҗәт апаныкы. Сөт, эремчек, яшелчәләр дә алып килдек. Ел саен ярминкәдә катнашкач, хәзер безнең үз сатып алучыларыбыз бар инде, - ди Багай авыл җирлеге секретаре Рушания Камалова.

Быел суелган симез казлар, бройлерлар, балык та саттылар анда. Ә көзге ярминкәләр дәвам итә әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл кешесенә ярминкә кирәкме?