Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыллар яңа йортлары белән ямьле

Шәхси торак йортлар район үзәкләрендә генә түгел, ә авылларда да төзелергә тиеш. 22 сентябрьдә ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.

Әлеге киңәшмәдә республикада торак йортлар төзелеше, шул исәптән социаль ипотека буенча, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту, гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү, "Авыл клублары" программасы үтәлеше хакында сүз барды. Безнең районда әлеге программа нигезендә Мәлки авылында төзелүче күпфункциональ клуб 30 сентябрьгә файдалануга тапшырыла. Авыл халкының күптәнге хыялы булган әлеге клубны тантаналы төстә ачу тантанасы 6 октябрьдә булыр, дип көтелә. Сугыш ветераннары һәм аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту программасы нигезендә Олы Кайбычта ике, Бортаста бер йорт төзелә. Авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткән киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ветераннарга шәхси йортларны үз туган авылында, үзе яшәгән районда төзүнең күпкә отышлы икәнлеген әйтте.

- Шәһәрләрдә фатир алучылар арасында авылда һаман да шул иске йортларында яшәп ятучылар безнең җирлектә дә бар. Аларның берсе миңа шушы көннәрдә генә өен ремонтлауда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Югыйсә, шәһәрдә бөтен уңайлыклары булган фатир алган, өйне авылында төзеткән булса, бер кайгысыз шунда яшәр иде. Өлкәннәрнең, гомер иткән туган авылларыннан аерылып, читкә чыгасы килми шул. Безнең бурыч - киләчәктә йорт төзүчеләргә аны үзебезнең җирлектә төзүнең отышлы икәнлеген аңлату. Салкын кышка кереп барабыз. Тузган торакта яшәүче, караучысы булмаган әби-бабайларга, теләсәләр, кыш айларына гына булса да район Картлар һәм инвалидлар йортына урнашырга тәкъдим итәргә кирәк, җәй җиткәч, кире үз нигезләренә кайтып китә алалар. Картлар йортында шартлар бик яхшы, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: видеоконференция