Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Багайдагы фельдшер-акушерлык пунктында ремонт төгәлләнде

Авыл кешесе авырып китсә, үз авылларындагы медпункт ишеген шакый. Район үзәк сырхауханәсенә кадәр барып җитәргә бар кешенең дә мөмкинлеге булмаска мөмкин. Шуңа да беренчел медицина ярдәме күрсәтү учреждениеләренә хөкүмәт дәрәҗәсендә игътибар артты. Авылларда яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылу, булганнарын менә дигән итеп ремонтлаулары шул хакта сөйли.

Быел Арыслан, Багай, Салтыйган, Корноухово, Кече Подберезье, Соравыл, Федоровское, Шуширмә, Морза Бәрлебашы, Байморза авылларында фельдшер-аку­шер­лык пунктларын ремонтлау өчен республика бюджетыннан йө­зәр мең сум акча бүлеп бирелде. Узган ел да ун пункт ремонтланган иде.

Әле шушы араларда гы­на Багай авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында ремонт төгәл­ләнде. Ул мә­дәният йорты бинасына урнашкан.

- Мин 210 кешегә медицина хезмәте күрсәтәм. Учас­токта балалар саны аз, дип булмый. Мә­сәлән, бездә мәктәп­кәчә яшьтәге - 23, ундүрт яшькә кадәрге - 53, 18 яшькә кадәрге 61 бала бар. Быел өч бала туды, аларның сәламәтлеген өйләренә барып тикше­рәм. Демографик хәл тагын да яхшырсын иде дә бит. Физик мөмкинлекләре чикле булган 14 кешенең җидесе ташламалы шартларда дарулар ала, ягъни соцпакеттан файдалана. Авыруларга беренче медицина ярдәме күр­сәтү өчен бездә бөтен шартлар да бар, - ди фельдшер-акушерлык пункты мөдире Эльмира Уразова.

Эльмира үзе Яшел Үзән районының Танай авылыннан, бирегә көн саен биш чакрымнан килеп эш­ли. Монда үз кешегә әй­ләнгән инде ул, чөнки күр­шедәге Арыслан авылында тугыз ел эшләгән, Багайда эшли башлавына да алты ел.

- Язгы, көзге пычракларда, кышкы бураннарда да эшенә килми калганы юк аның. Халык яратып өлгерде үзен, әбиләр дә, авырмасалар да, киңәш сорап еш килә. Барысын да якты йөз бе­лән каршы ала. Ремонт вакытында да бинаны үзе җыеш­тыр­ды. Тормыш иптәше Илдар да килеп булышты, ягулык системасына торбаларын үзе табып алып килеп, эретеп ябыштырды, - ди Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова.

Төзүчеләр биредә стеналарны гипслы картон бе­лән тышлаган, бүлмә­ләр­не ремонтлаган, тү­шә­мен дә заманча, асылмалы итеп эшләгәннәр. Ишек алыштырырга, идәнгә ленолиум җәергә җитәрлек акчаны авыл җирлеге биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Багайдагы фельдшеракушерлык пунктында ремонт төгәл¬ләнде