Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бала – бәгырь җимеше

Кайбычта район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышы үткәрелде.

Әлеге комиссия утырышында нигездә РФ Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодексының 5.35 маддәсе буенча ачылган административ эшләр каралды. Бу маддә ата-ана вазифасын тиешенчә үтәмәгән, ягъни балигъ булмаган балаларын тәрбияләүгә салкын караучыларга карата ачыла. Комиссия рәисе Фатыйма Бикбова даими рәвештә эчкечелек белән шөгыльләнүчеләргә катгый рәвештә Казан шәһәрендәге наркология диспансерында 21 көнлек дәвалану курсы узу таләбен куйды. Шунысы кызганыч, яшел елан белән дус булучыларның күбесе хатын-кызлар. Комиссиягә күрше республиклардагы комиссияләр белән дә элемтәгә еш чыгарга туры килә. Бу юлы Чувашстанның Урмар районыннан килгән җавап хаты белән таныштылар. Аерылганнан соң , алты яшьлек кызын бер күрергә зар интизар булып безнең җирлектә яшәүче ир баласына карата хокукларын яклауда ярдәм итүен үтенә. Утырышта кибеттән тәмәке урлап чыкканда тотылган үсмер малай белән профилактик әңгәмә алып барылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе