Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балачак иле – бәхет иле булсын

Районда гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге 2008 елда "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ачылды.

Бүлектә мөдир, социаль эш буенча белгеч, психолог һәм педагоглар эшли. Эшчәнлегебезнең әһә­мият­ле юнәлешләренең берсе - балигъ булмаган балалар яшәгән гаугалы һәм авыр хәлдәге гаилә­ләрне ачыклау, балаларның тормышы һәм үсеше өчен шартлар тудыру. Клиентларыбыз - үз проблемаларын үзләре хәл итә алмаган, балаларга карата рәхимсез мөнәсә­бәт­тә булган, исерткеч эчемлекләр бе­лән мавыккан ата-аналар һәм аларның балалары. Төп максаты - гаиләгә һәм балаларга комплекслы яр­дәм күрсәтү. Кичке рейдлар, әңгәмәләр үткә­рү, матди ярдәм һәм посо­бие­ләр билгеләү буенча консультацияләр би­рү, гаилә­ләр­гә киң җәмәгатьчелек, район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, опека органнары вә­килләре бе­лән бергәләп бару, социаль яклауга мохтаҗ гаилә­ләрне ачыклау - төп эш­чән­легебез. Аз керемле гаиләләрдә тәр­бияләнү­че, сәламәтләндерүгә мох­­таҗ балаларга ел дә­вамында санаторий-лагерьларда дәвалану һәм ял итү мөмкинлеге бирелә, төрле акцияләр үт­кә­релә. "Мәктәпкә җые­нырга яр­дәм ит!", "Әнием пешергән пирог", "Балаларга уенчык бүләк итик" - шундыйлардан.

Профилактика органнары белән берлектә сәла­мәт яшәү рәвешен пропагандалау, гаиләдәге ни­заглы хәлләрне бетерү, анда яхшы атмосфера тудыру һәм бала - ата-ана мөнәсәбәтен җай­га салуга юнәлдерелгән "тү­гәрәк өстәлләр" уздырыла, дин әһелләре белән очрашулар оештырыла.

Гаиләләрнең тормыш шарт­лары, яшәү рәвешләре белән танышып кайтканнан соң, алар хакында район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә мәгъ­лүмат бирәбез. Ата-аналар реабилитация үтәргә тиеш, дип санаган очракта, гаиләне ведомствоара патронажга кую, балаларны вакытлыча приютка урнаштыру, әти-әниләргә карата чаралар күрү мә­сьә­ләсе хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге