Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балачак шатлыклы булсын

"Балачак шатлыгы" хәйрия фонды балалар церебраль параличы белән авыручы балаларга ярдәм итү максатыннан 1-25 декабрьдә "Вак акча - вак нәрсә түгел!" ("Мелочь - не мелочь!") акциясе үткәрә.

"Балачак шатлыгы" хәйрия фонды коммерция оешмасы түгел, аның эшчәнлеге каты авыручы балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Төп максатлары - илебезнең нәни гражданнарына яшәү, үсүгә мөминлекләр тудыру өчен матди һәм башка төр җәмәгатьчелек ресурсларны җәлеп итү. Фонд үз эшчәнлеген 2012 елда төрле хәйрия акцияләре оештырудан башлап җибәрә. Аларга үтә күренмәлелек хас.

Ярдәмгә мохтаҗ авыру балалар:

Мамедова Элина Иттифаговна

4 яшь

Яр Чаллы шәһәреннән

диагнозы - тумыштан ДЦП, психик һәм сөйләм үсеше тоткарланган, симп­томатик эпилепсия.

Мотомед тренажеры сатып алу өчен 6713 евро кирәк.

Элина хәзергә кадәр утырмый, башын тотмый, психик һәм физик үсеше нык артта кала.Ике айлык чагыннан эпилепсия өянәкләре башланган. Врачлар бертавыштан кызның хә­лен авыр дип бәяли. 2011 елда Германиядә тикшерү үткәрелгәннән соң, баш мие дөрес формалашуы, әмма ак матдә белән проблемалар барлыгы ачыклана. Германия докторлары өмет бирә, ышанырга чакыра, фән бер урында гына тормый бит, медицина өлкәсендә ачышлар һәм диагностикалауның яңа ысуллары әледән-әле булып тора. Һәр тернәк­лән­дерүдән соң уңай динамика кү­зәтелә. Элина хә­зер борыла башлады, мускуллары да ныгый төш­те, башын да бераз тота.

Элинага хәрәкәтләнү эш­чәнлеген ныгыту өчен хә­зерге вакытта Мотомед тренажеры кирәк. Кызның әнисе Елена Владимировна аны үзе генә ала ал­мый, чөнки ул 6713 евро (якынча 269000 сум) тора һәм сезнең ярдәмгә тая­на. Телефоны (8552) 39-89-43, 89172541024. Акчаны "Балачак шатлыгы" хәйрия фондына да җибә­рергә мөмкин.

ИНН 1659124296

КПП 165901001

ОГРН 1121600000796

420139 г.Казань, ул.Ю.Фучика, 91 оф.19

тел.: +7 (843) 258 31 24;

+7 (843) 211-41-49

р/с 40703810424640004020

в филиале №6318 Банка ВТБ 24 (ЗАО) г.Самара

БИК 043602955

к/с 30101810700000000955

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Вак акча – вак нәрсә түгел!”