Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар бакчасы өчен яңача түләү Кошман әти-әниләренең кесәсенә сукканмы?

1 гыйнвардан балалар бакчаларына түләү бермә-бер диярлек артты. Ата-аналар яңа законның ничек эшләвен сизәргә өлгерде инде. Әмма районның Кошман авылындагы "Тиенкәй" балалар бакчасына йөрергә теләүче сабыйлар саны кимемәде.

- Әлбәттә, хәзер күбрәк түләргә туры киләчәк. Компенсация күләме гаилә әгъзаларының кеременә, баланың яшенә һәм балалар бакчасының төренә карап түләнә. Ата-аналар җыелышында өстәмә компенсациянең ничек түләнәчәге хакында аңлаттык һәм әти-әниләр моны тыныч кабул итте. Керемнәре буенча компенсация түләнергә тиешле һәркем районның социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итте. Я әтисе, я әнисе вакытлыча беркайда да эшләмәүче гаиләләр бар, кызганыч, аларга авыргарак туры ки­ләчәк.

Хәзерге вакытта "Тиен­кәй" балалар бакчасына 37 бала йөри, кечке­нәләр төркемендә 19 сабый тәр­бияләнә. Нәниләр саны ел саен артуга таба һәм без мондый үсеш өчен бик тә шатбыз, - ди балалар бакчасы мөдире Илһамия Сәлахова.

- Моңа кадәр азрак түли идем, әлбәттә, - ди ике яшьлек Сәйдәшнең әтисе Марсель Садриев. - Гыйнвар өчен ике мең сумнан артык күләмдә акча түләдем, компенсация суммасы хакында әлегә белмим. Җәен кечкенә кызыбыз Замирәне дә балалар бакчасына бирергә телибез. Түләү бәясе гаилә бюджетына тискәре йогынты ясамас, дип ышанам инде.

Илназ белән Илсафның да әниләренә гыйнвар аенда аерым кыенлыклар белән очрашырга туры килә. Резедә Гыйрфанова балалар бакчасында бала караучы булып эшли. Хезмәт хакы күп түгел, балаларын бакчага йөрткән өчен түләргә дә тартып-сузып кына җиткерә.

- Илназга дүрт яшь, елдан артык бакчага йөри. Ә кечкенәсе үзем декрет ялыннан эшкә чыккач кына - узган елның ию­нендә йөри башлады. 1 гыйнварга кадәр айлык түләү 2500 сумны тәшкил итсә, агымдагы елның беренче аенда ике тапкырга артыграк түләдем. Ком­пенсция алгач, әлеге яңа системаның ата-аналар өчен файдасының нидә икәне аңлашылыр, дип ышанам.

Башка ата-аналардан да шундый җаваплар ишеттем. Әмма аларның һәр­кайсы шуны яхшы аңлый: бала мәктәпкәчә яшьтәге учреждениегә йөрергә, шунда тәрбияләнергә тиеш. Бакчада сабый аралашу әдәбенә өйрәнә, төрле яклап аң-белемнәрен үстерә, мәктәптә укырга әзерләнә.


Балалары бакчага йө­рү­­че барлык гаилә­ләр­­нең 70 проценты өстә­мә ком­пен­­сация алу өчен районның со­циаль яклау бүлегенә мөрәҗә­гать ит­кән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар бакчасы өчен яңача түләү Кошман әтиәниләренең кесәсенә суккан