Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар иминлеген бергәләп кайгыртабыз

Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы узган атнаның пәнҗешәмбесендә узды.

Әлеге утырыш Федоровское авыл җирлегендә бер­сеннән-берсе кечкенә ике бала анасының даими рәвештә эчкечелек белән шөгыльләнүенә бәй­ле эшне караудан башланып китте. Дәваланганнан соң төзәлү юлына баскан бу хатын инде комиссиядән учеттан төшерелгән иде. Әмма, комиссия рәисе Рузалия Малова әйтеп узганча, иртәрәк шатланганбыз булып чыкты: ул кабат элеккеге гадәтен куа башлады. "Сезне аналык хокукыннан мәх­рүм итәргә бер адым калган. Шуны аңлыйсызмы?" - бишәр көн буена өенә кайтмыйча, балалары барлыгын онытып йөрүче бу ханымга район прокуроры ярдәмчесе Василий Макаров шулай диде. Авыл җирлеге башлыгы Сергей Вахтов, бу гаиләнең попечителе Ирина Анисимова, балалар бакчасы мөдире Ми­ләү­шә Миңнуллина фикерләре дә тыңланды. Алар да берсе ике яшь ярым, икенчесе биш яшь булган балаларга ана тәрбиясе, ана назы җитмәве, өйдә антисанитария булуы турында әйт­теләр. Бу гаилә тагын аерым контрольгә алынды. Багай авыл җирлегеннән килгән ир белән хатынның гаиләсендә тәр­бияләнүче өч баланың икесе - инвалид. Тор­мыш тарафыннан болай да кыерсытылган бу балаларга өчләтә, бишләтә игътибар таләп ителсә дә, өйдәге тавыш-гауга тү­зәрлек түгел. Эчкечелек аркасында чыккан даими низаглардан әниләре, аптырагач, комиссиягә мө­рәҗәгать итәргә булган. Утырышка ир белән хатын бергә килгән иде. Икесенең дә теләге - ае­рылышу. Хатын ирен гел эчкечелектә гаепли, ир­нең дә хатынына үз дәгъ­валары. Балалар хакына гаиләне саклап калу буенча бик күп тәкъдимнәр әйтелде аларга.

Әлеге утырышта әле икен­че класста гына укучы бер малай кәрәзле телефон урлаганы өчен полициягә исәпкә куелды. Комиссия рәисенең: "Бу телефонны ни өчен урладың соң?"- дигән соравына ул: "Безнең авылда дядя Коля телефонын югалткан иде, кем табып бирә, шуңа акча бирәм диде. Бу телефонны аңа илтеп бирдем, ләкин акча бирмәде",- дип җавап бирде. Аңа чит кеше әй­беренә тияргә ярамаганлыгы хакында кат-кат аң­латылды.

Татарстанда ка­бул ител­гән "Татарстан Республикасында балаларның сә­ламәтлегенә, аларның фи­зик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында"гы 71 нче закон таләпләрен үтәү буенча да эш алып барыла. Бу законда күр­сәтелгәнчә, 1 сентя­брь­дән 31 майга кадәр яшүсмерләрнең кичке сә­гать уннан соң урамда йөрүләре чикләнә. Ульянково авыл җирлегендә яшәүче ике кызга октябрь аенда мо­ның буенча комиссиянең алдагы утырышында ки­сәтү ясалган иде инде. Әмма бу сабак булмаган күрәсең, бер гаиләдә тәр­бияләнүче кызларның икесе дә кабат комиссия алдына басты. Алар бе­лән бергә һөнәр училищесында укучы кыз да була. Кызларның балигъ булмаган яшьтә икәнлеген белә торып та, аларны төнлә күрше авылга алып киткән 24 яшьлек ханым белән дә җитди сөйләшү булды. Әлеге законны бозган өчен ТР Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә балалары өчен аларны тиешен­чә карамаган ата-аналары җавап бирә. Законны икенче кат бозган өчен штраф күлә­ме ике мең сум тәшкил итә. Комиссиянең максаты штраф сугу түгел, ә балаларны төр­ле бәла-казалардан саклап калу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев