Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар яклауга мохтаҗ

29 майда ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен чираттагы видеобрифинг үткәрелде.

Анда ТРның бала хокуклары буенча вәкиле Гүзәл Удачина, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев катнашты. Брифингта сүз 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне турында барды. Гүзәл Идрисовна бала хокуклары һәм мәнфәгатьләре үтәлеше буенча 2010- 2011 елларда башкарылган эшләргә тукталды. 2011 елгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда 723 мең бала яши, бу барлык халыкның 19 процентын тәшкил итә. Узган елда бала хокукларын бозу буенча 643 мөрәҗәгать кабул ителгән. Быелның биш аенда бу хезмәт тарафыннан 402 шикаять каралган.

Андрей Кондратьев үз чыгышында 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә республикада нинди чаралар үткәрелүенә, җәйге каникуллар вактында балаларның ялын оештыру хакында сөйләде.

Айрат Зиннуров сүзләренә караганда, Татарстанның 23 районында җәйге ялның беренче сменасында 636 мәктәп яны лагере үз эшен башлап җибәрәчәк. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: видеобрифинг