Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларны яклаучы комиссия

Илебездә балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре оешуга быел гыйнвар аенда 95 ел тулды. Инде ничә еллар узса да, аның максаты һаман да бер булып кала: балалар һәм яшүсмерләрне яклау һәм саклау.

2006 елдан бирле район балигъ булмаган балалар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзасы буларак шуңа инандым: безгә күп вакыт балаларны үз ата-аналарыннан якларга туры ки­лә. Исерекләрдән. Шу­шы еллар эчендә, эчкечелек белән шөгыльләнеп, берсеннән-берсе кечкенә нарасыйларына кул сел­тә­гән ничәмә-ничә гаилә бе­лән очрашырга туры килде икән? Бик күп. Өйлә­ре­нә барып кергәч, бу сабыйлар монда ничекләр генә җан асрый икән, дип, гаҗәпкә каласың. Әле дә хәтердә, комиссия белән узган елның августында алдан хәбәр итмичә генә бер гаиләгә барган идек. Мәңге айнымас сеңелләрен һәм аның ирен, суд ата-ана хокукларыннан мәхрүм иткәч, аларның өч баласын тәрбиягә алганнар иде. Районнан бер көтү кеше килеп кергәч, каушауларыннан ниш­ләр­гә белмәделәр. Балалар түгел, өл­кәннәр югалып калды. Каушарсың да шул, суыткыч буш, ике-өч кыяр-помидордан башка берни юк, туңдыргычта бер кисәк тавык боты, шкафта бераз ярмалары бар. Иртән нәрсә ашадыгыз, дип сорагач: үз кыз­лары, ботка, дип җа­вап бирде. Терлек тә асрамыйлар. Гаиләдә бар­лыгы алты кеше, аларны туендырырга ай-һай күп­ме ризык кирәк! Бакчаларына чыктык, бә­рәң­гене чүп баскан, яшел­чәләр утыртмаганнар. Аның каравы, бер өем аракы шешәсенә тап булдык. Бусагада - 1 сентябрь, дәф­тәр­­дән башка мәктәпкә берни дә алынмаган әле. Югыйсә, опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече Зөл­фия Гарәфетдинова әй­теп узганча, шушы балаларны карау өчен хөкү­мәт ай саен ак­ча түләп бара үзләренә. Беркайда да эшләмичә, шушы ятим­нәр акчасына эчеп ятучы ир-белән хатынны комиссия рәисе Фатыйма Бикбова кырт кисте: моннан ары балаларны биредә ачлы-туклы зарыктырып ятмыйбыз! Әнә Чү­п­рәле­дәге "Җылы йорт" приютының ишеклә­ре Кайбыч балалары өчен һәр­вакыт ачык, бәл­ки үзебезнең җирлектә үк табылыр аларны үзләренә алырга теләүчеләр. Сүз уңаенан, соң­гы биш елда гына да комиссия карары белән шу­шы приютка һәм Кама Тамагы районындагы "Өмет яры" приютына социаль яктан тотрыклы булмаган гаиләләрдән 65 ба­ла җибәрелде. Балаларын хөкүмәт үз кайгыртуына алган арада, 2007-2012 ел­лар эчендә 160 ата-ана Казан шәһәрен­дә­ге наркология диспансерында, баш­ка дәвалау учреждениеләрендә дә­валанып кайтты. Бәхеткә, бүген аларның күпчелеге төзәлү юлы­на басты. Ә ал­да телгә алынган өч ятимне чыннан да райондагы бер игелекле гаилә үз тәрбиясенә ал­ды. Хәзер аларны танырлык түгел инде: тазарып, матураеп киткәннәр, җаннарының тыныч булуы йөзлә­рендә чагыла. Балачакның баллы чак икәнлеген татып үсәргә һәр баланың хакы бар шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балаларны яклаучы комиссия