Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокуларын яклау комиссияләренә – 95 ел

Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә ТР Премьер-министры урынбасары, республика балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Әсгать Сәфәровтан котлау хаты килде. Анда мондый юллар бар:

"Хөрмәтле коллегалар! Республика балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе сезне Россия Федерациясендә балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре оешуның 95 еллыгы уңаеннан кайнар котлый. Шушы еллар эчендә комиссияләр балаларның күзәтүчесез, караучысыз калуын, җәмгыятькә каршы гамәлләрен профилактикалауда зур эш башкарды. Хәзерге заман шартларында бу комиссияләр балаларны хокукый яклауны иң мөһим институтларының берсе булып кала, аларга балалар һәм яшүсмерләрнең законлы интересларын яклау, хокукларын кайтару буенча зур бурычлар йөкләнгән.

Комиссияләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә эш практикасында эчке эшләр мәгариф, сәламәтлек саклау һәм халыкны социаль яклау органнары белән тыгыз хезмәттәшлек булдырылды. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, эш җаваплы каравыгыз балаларга бәйле катлаулы ситуацияләрне алга таба да уңай хәл итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, балаларны саклау һәм яклауга юнәлдерелгән мактаулы, авыр хезмәтегездә күңел көрлеге, ышаныч телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе