Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Барыбыз да өмәгә!

2 майда Олы Кайбыч авылы мәчетендә район авылларының имамнары катнашында киңәшмә үтте.

Киңәшмәне район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин алып барды. Анда шулай ук муниципаль район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев катнашты. Көн тәртибенә мәңгелек йортыбыз - зиратларны чүп-чардан арындыру, төзекләндерүне оештыру мәсьәләсе куелды. Мондый зур эшләрне элек-электән халык өмә оештырып, бергәләп башкарган. Бу турыда Мәхәммәд Пәйгамбәр бер хәдисендә болай дигән: "Адәм баласы үлгәннән соң аның изгелекләре дә, гөнаһлары да киселер. Әмма үзеннән соң җиде төрле изгелек эшләп калдырган кешегә, үзе үлгәннән соң да әҗере килеп торыр",- ди. Болар - иманлы, тәрбияле бала калдыру, агач утырту, кое казу, күпер салу, мәчет-мәдрәсәләр төзү, берәүгә белем яки китап биреп калдыру. Димәк, мәчет тә, зират та җәмәгать урыннары, аларны төзекләндерү, чистартып тору зур изге эш санала.

Барлык авылларда да 5-6 май көнне иртәнге сәгать сигездә эш кораллары алып, зират капкасы янында җыелырга кирәк. Райондагы оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр үз авылларындагы өмәдә катнаша. Шәхси йөк ташу машиналары, тракторлары булган кешеләргә үз транспортлары белән килү сорала. Бу эшне оештыруда авыл җирлекләре башлыклары, дин әһелләре башлап йөриячәк. Кошманда мондый өмә 30 апрельдә үк оештырылган, яңадан 6 майда җыелырга килешкәннәр. Киңәшмәдән соң имамнар район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның матди ярдәме белән әзерләнгән мул табын артында әңгәмәләрен дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч авылы мәчете