Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Батырлык – купшы сүз түгел

Кече Кайбычтан Рамил Вадыйгуллин, Нәфыйк Дәүләтшин белән Морза Бәрлебашыннан Альберт Абдрахманов, Шамил Борһановлар Әфганстанда төрле елларда хезмәт иткән. Кемдер кайнар ноктага армия хезмәте вакытында барып кергән, кемдер хезмәтен тәмамлаганнан соң махсус җибәрелгән.

Тән ярасы төзәлсә дә, кү­ңелгә уелган җәрәхәт­ләрне вакыт сы­зып ата алмый икән. Мөрәле авылында "Заволжье" җәмгыяте оештырган очрашуда әфганчылар сугыш хатирәләрен яңартты. Нәфыйк Дәүләтшин Әфганстанга 1980 елда махсус төркем составында озатыла. Өй­рәтү курсы да озак бармый, аларны махсус операцияләргә җибәрә башлыйлар. 18-19 яшьлек асыл егетләрнең, камалышта калып, үлемгә дучар булуларын ул бүген дә җан әрнүе белән искә төшерә. Әфганчылар һә­лак булган иптәшләрен бер минут тынлык белән искә алды.

Яшәешнең каршылыгы - җир шарында тынычлык булсын өчен аны яклап, кемнәрдер яу кырында көрәшергә тиеш. Моны кайнар ноктада булып кайтканнар яхшы аңлый. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Ма­каров очрашуга килгән сугышчыларны район башлыгы Җәүдәт Гаффаров исеменнән котлап, аларга сәламәтлек теләде.

- Сугышлар киләчәктә булмасын иде. Тынычлык өчен көрәштә үзегезне аямаган өчен иң зур мәр­тәбәгә лаек сез. Киләчәктә сезгә тагын да зуррак ихтирам күрсәтеләчәгенә шигем юк, - диде Алексей Николаевич. Әфганчыларга җылы җылы одеял бүләк итүнең дә символик мәгънәсе бар: батырларга тиешле җылы рәхмәт хисләренең бер өлешен шуның җылысы алыштыра алыр сыман.

Мөрәле, Федоровское, Колаңгы, Борындык, Кече Мәме, Зур Урсак авыл жирлекләреннән җыелган ир солтаннарын котларга үзешчән коллективлар да килгән иде. Кече Урсак клубы мөдире Ильяс Гә­рәев гар­мунында сыздырып, яшьлек җырларын искә төшерде. Колаңгы үзешчәннәре сугыш тематикасы җырларын баш­карып, бәйрәм рухы өстә­де. Әф­ганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 23 ел вакыт узса да, батырлар аның нинди югалтулар китерүен онытмый. Аларның һәркайсы каһарман исеменә лаек, чөнки батырлык - купшы сүз генә түгел, аның һәр­бер хәрефе көрәш ру­хы белән сугарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әфганстанда төрле елларда хезмәт иткән Әфганчылар

2
X