Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борындыкка эвакуацияләнүчеләр килгән?

Россиядә Гражданнар оборонасына 81 ел тулган көнне Борындык авыл җирлегендә гражданнар оборонасы буенча узган күнегүләр миңа эстон язучысы Лилли Прометның "Ирләрсез авыл" китабындагы вакыйгаларны хәтерләтте.

Бөек Ватан сугышы елларында Актаныш районының Байсар авылына Эстониядән, башка шәһәрләрдән эвакуация­ләнгән кешеләрне китергәннәр. Алар арасында булачак язучы Лилли Промет та була. Соңрак безнең авыл кешеләренең киң күңеллеге, татарларның тормыш-көнкүреше, алар белән соңгы телем икмәкне дә бүлешеп ашаулары турында повесть яза ул. Эвакуациялә­нүчеләрне авылдагы гаиләләргә урнаштырганнар. Безнекеләр кая ул эстонча, русчаны да начар белә, эстоннар да тел белми. Әмма уртак максат- фашистларны тар-мар итү, тынычлык турындагы уйлар бар авырлыкларны оныттыра, дуслаштыра. Алай гына да түгел, Лилли Промет "Ялкын" журналының элеккеге редакторы Эльмира Закирова, аның әти-әнисе белән озак еллар хат алышты, Эльмира апа Эстониягә дә барып кайтты.

Борындыкта гражданнар оборонасы буенча күнегүләрдә дә Борындык авылында яшәүчеләр Казанның дары заводы һәм Аракчинодагы гипс заводыннан эвакуацияләнгән 996 кешене "кабул итте". Кайбыч районына эвакуацияләнүчеләрне кабул итү комиссиясе рәисе Фатыйма Бикбова килгәч, күнегүләр башланып китте. Борындыкта эвакуация пункты мәктәптә урнашкан. Пункт начальнигы, мәктәп директоры Рамил Гарәфиев, урынбасары - укытучы Минзилә Ярхәмова. Казаннан килүчеләрне каршы алу, кабул итү, вакытлыча урнаштыру төр­кеме Илсөяр Абдрахманова, килүчеләрнең исәбен алып бару төркеме Алсу Юсопова җитәкчелегендә эшли. Ә инде аларны өйләргә таратуга авыл җирлеге секретаре Рамилә Җамалиева җаваплы. Хокук тәртибен тәэмин итүгә, ана һәм бала бүлмәсе өчен аерым кешеләр билгеләнгән, шәфкать туташы- авыл фельдшеры Роза Тимергалиева. Аларның барысына да аерым вазифалар йөкләнгән, күнегүләр вакытында сорауларга җавап бирделәр. Эвакуация, гражданнар оборонасы вакытында нинди саклык чаралары күрергә кирәклеге турындагы мәгълүматлар, эвакуация пунктының схемасы стенага эленгән, документлары бер папкага тупланган.

- Яшь балалы аналар өчен мәктәптә урнашкан балалар бакчасында кабул ителә. Балаларны ашату, йоклату, гигиена кагыйдәләрен үтәү өчен бөтен шартлар да тудырылган,- диде ана һәм бала бүлмәсе җитәкчесе, балалар бакчасы мөдире Рузалинә Нигъмәтҗанова.

- Сентябрьдә районда гражданнар оборонасы буенча Казаннан килгән комиссия алдында сынатсалар да, бу юлы кү­не­гүләргә чагыштырма яхшы әзерлән­гәннәр,- диде Фатыйма Бикбова борындыклыларга бәя биреп.

Бәхеткә, боларның барысы да күнегүләр генә. Теләгебез бер: илебез күген беркайчан да кара болытлар капламасын да, сугыш чорындагы кебек эвакуацияләнүчеләрне кабул итәргә язмасын. Борындык авыл халкының Байсардагы кебек чит кешеләргә мәрхәмәтле булачагына шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындыкка эвакуацияләнүчеләр килгән?