Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Булгария» һәлакәтенә бер ел

10 июльдә "Булгария" теплоходы батуга бер ел тулды.

Кама Тамагы районының Сөйки авылында Идел елгасы буенда булган фаҗига 122 кешенең, шул исәптән 28 баланың гомерен өзде. Әлеге фаҗигагә юлыгучылар арасында Мәлки һәм Иске Тәрбит авылларында туып-үскән якташларыбыз да бар. 10 июль көнне аларның әти-әниләре янына район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мә­сьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова һәм РФ Пенсия фондының Кайбычтагы идәрәсе начальнигы Чулпан Камалиева барды. Алар, аерым алганда, Мәл­кидә бу фаҗигадә улын һәм киленен югалткан Серафима Рябчикова һәм Иске Тәрбиттән тиздән әни булырга җыенган Наталияне сагынып зар елаучы Людмила һәм Петр Башуриннар гаиләсенә барып, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән кайгыларын уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Булгария” Сөйки авылы Идел