Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Булсын дип эшлим”

Күпьеллык намуслы хезмәте, Татарстан Республикасының җиртөзәрлек һәм җир кадастры өлкәсен­дә­ге казанышлары өчен Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картогра­фия хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Кайбыч бүлеге начальнигы Гобәева Лилия Шәфигулла кызы "Татарстан Республикасының атказанган җиртөзәре" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бу хактагы Указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Үз эшен яратып һәм белеп башкаручы Лилия Гобәеваны мактаулы исемгә лаек булуы белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да кайнар котлады һәм чәчәк бәйләме бүләк итте. Лилия ханым Кайбыч районында җирдән файдалану һәм аны саклау буенча баш дәүләт инспектор да. Инде 1994 елдан бирле шушы тармакта эшли ул. Нәкъ менә шул елны район җир комитетында кадастр бюросы оештыра һәм барлык авыл җирлекләрендә дә җир участокларын үлчәү, җиргә дәүләт актлары бирү буенча кызу эш башлана. Җиде елдан соң аны Татарстан буенча "Җир кадастры палатасы"на бүлек начальнигы, ә тагын биш елдан Россия күчемсез милке идарәсе җитәкчесе боерыгы белән Кайбычтагы бүлеккә начальник итеп билгелиләр. Заманалар үзгәрү белән бу ике структураны үзгәртәләр һәм Лилия Шәфигулловнаны Росреестрның ТР буенча идарәсенең Кайбыч бүлеге начальнигы итеп куялар.

Никтер әлеге хезмәтне миңа ирләр башкарырга тиеш кебек тоела. Лилия ханымга да шулай дим. Ә ул миңа елмаеп:

- Хәзер хатын-кызлар эшләмәгән берәр тармак бармы икән ул?- диде. -Дөрес әйтәсез, мин күчемсез милек идарәсендә эшләгәндә без Татарстан буенча да дүрт кенә хатын-кыз идек: Менделеевскийдан, Тукай, Сабадан һәм мин. Хәзер инде күбәйдек. Ә хезмәтебез бик җаваплы, төгәллек сорый. Мин эшне өстән-өстән генә түгел, булсын, дип җиренә җиткереп башкарырга өйрәнгән. Без Кайбыч районындагы барлык җирләрнең реестрын, ягъни, төгәл исәбен алып барабыз, авыл хуҗалыгы җирләренең ташландык хәлгә килмәвен контрольлибез, үз белдеклегең белән буш җирдән рөхсәтсез файдалануга юл куймыйбыз, йорт-җирне рәсмиләштерү һәм теркәү дә безгә йөкләнгән. Эшчәнлегебез болар белән генә чикләнми, ул - киңкырлы. Максатыбыз-төп байлыгыбыз җирдән нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү.

Хезмәтендә тәртип булган кешенең өендә дә тәртип аның. Тормыш иптәше Рәиф Апастагы "Алтаир" төзелеш фирмасы прорабы. Кызлары Ләйсән Олы Кайбыч мәктәбендә унынчы класста укый, быел музыка мәктәбендә фортепиано классын тәмамлый. Ә иң зур шатлыклары - Казандагы энергетика университетының соңгы курсында укучы уллары Илһам, диплом алгач, туган якка эшкә кайтырга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Җир кадастры палатасы”