Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бюджет саклык таләп итә

Кайбыч муниципаль районының 18 нче утырышында депутатлар Кайбыч муниципаль районының 2011 елдагы бюджеты үтәлешен карады.

Көн тәртибенә кертелгән беренче мәсьә­лә буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова чыгыш ясады. Чыгышының слайдлар белән бергә үрелеп баруы 2011 елдагы бюджет үтә­лешен 2009 һәм 2010 еллар белән чагыштырып, анализларга мөм­кинлек бирде. Былтыр керемнәр буенча консолидацияләнгән бюджет 265,2 миллион сум, чыгымнар буенча 263,4 миллион сум тәшкил итте. Район бюджетына салым һәм салым булмаган түләүләр 65 миллион 890 мең сум тәшкил итте, бу 2010 ел күрсәткеченнән 10 миллион сумга күбрәк. Үз керемнәребез буенча барлык төр еллык план үтәлгән. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең узган еллардагы бурычлары түләнү хисабына физик затлар кеременә салым 138 процент - 55 миллион 97 мең сум булды, бу 2010 елгыдан 11 миллионга күбрәк. Яңа сәүдә нокталары булдыру һәм сәүдә мәйданнарын арттыру бердәм керемгә салым үтәлешен 164 процентка үтәргә мөмкинлек бирде. Авыл җирлекләрендәге оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләрнең бюджетка исәпләнелүче җир салымнары буенча бурычларын түләү хисабына план 893 мең сумга арттырып үтәлде. Шул ук сәбәпләр физик затлар милкенә салым планын да шактый арттырып үтәргә мөмкинлек бирде. План 74 мең сум булса, ул 491 мең сумга җитте. Әмма шунысын да билгеләп узарга кирәк, физик затларның җир һәм милек салымнары буенча керемнәр узган ел белән чагыштырганда азрак. Ул беренче очракта 1425 мең, икенчесендә 560 мең сумга кимегән. Финанс-бюджет палатасы рәисе сүз­ләренә караганда, төрле дәрәҗәдәге бюд­жет финанс ярдәме, фе­дераль һәм республика максатчан программаларын тормышка ашыруда, субсидияләрнең мә­гариф өлкәсен үсте­рүдә яр­дә­ме зур.

Ландыш Михайлова, бюд­жетның чыгымнар өлеше турында сөйләп, узган ел бюджетны үтәгәндә мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәләренә өс­тенлек бирелүен билге­ләп узды. Районның баш финансисты казнадагы бюджет экономиясе акчалары социаль яктан мөһим чараларга, хез­мәткә түләүгә, коммуналь хезмәтләргә, медикаментларга тотылуы турында да сөйләде. Ул быелгы финанс елында да бюджетны үтәгәндә былтыргы принципларга таяну тәкъдимен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч муниципаль район Советы