Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чүкри-Алан авылында “Чиста су” программасы буенча су кертергә җыеналар

Олы Урсак авыл җирлегендә татар, рус, чувашлар үзара дус-тату яши. Авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин милләтләр дуслыгына горурланып, аерым басым ясады.

Мәгълүм булганча, авыл җирлегенең бюджеты халыктан җыелган салымнар, дотация хисабына формалаша. Олы Урсак авыл җирлегендә салымнар җыю планга карата арттырып үтәлгән. Шулай да араларында җир һәм милек өчен салымнарын түләмәүчеләр дә бар икән. Габбас Зиннәтуллин әйтеп үткәнчә, авыл халкының да шәхси хуҗалыкларында җитештерелгән продукция сату хисабына керемнәре арткан. Мөгезле эре терлекләрне дә күп асрый башлаганнар. Халыкның тормыш дәрә­җә­­сендә ачык чагылыш таба бу. Авылда җиңел машиналар, авыл хуҗалыгы техникасы саны елдан-ел арта бара. Әмма гаилә фермалары оештыручылар гына юк. Күп балалы гаилә­ләргә җир участоклары бүлеп бирүгә дә җитди карыйлар. Күп балалы биш гаиләнең икесе җи­рен рәс­миләш­тер­гән, берсе гариза язган. Халык арасында да үз йортларын, җир участокларын теркәүчеләр шактый булган, шулай да, бу өлкәдә башкарасы эш күләме әле­гә күп.

Авыл җирлегенә хас проблема - юллар һәм халыкны эчәр су белән тәэмин итү. Кече Урсак авылы халкын юлларның начар хәлдә булуы борчый. Хисап җыелышында катнашкан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин быел бу проблеманы хәл итәргә, Кече Урсак белән Бушанча авыллары арасын тоташтырырга тырышачагын белдерде. 2013 елда авылның бер урамында 20 ел дә­ва­мында эш­ләмәгән су системасын төзәтеп, өч колонка куйганнар. Икенче урамда да, 250 метр озынлыктагы суүткәргечне төзәтеп, дүр­тенче колонка куйганнар. Чүкри-Алан авылында 2015 елда "Чиста су" программасы буенча су кертергә җыеналар. Олы Урсакта авылдан 1200 метрлар чамасы ераклыкта урнашкан чишмә­дән авылга суүткәргеч сузып, чиста су белән тәэмин итү проблемасын хәл итәргә килештеләр. Бу эштә дә район башлыгы ярдәм кулы сузачагын ышандырды. Былтыр аның ярдәме белән авыл урамнарына алты колонка куелган инде.

- Кече Урсак авылында Мансур ага Зиннәтов Тимерша бабай чишмәсен ремонтлады, авыл җирлеге аша төзелеш материаллары бирелде, аның үрнәгендә авыллардагы башка чишмәләрне дә чистартып, ремонтласак, киләчәктә Чишмәләр кө­нен бәйрәм итеп булыр иде, - диде Габбас Зиннәтуллин.

Ул үз чыгышында узган елдагы төзелешләргә дә тукталды. Кече Урсакта ике күпер, плотина ремонтланган, авылдан татар һәм чуваш зиратларына алып баручы 500 метр арага "Кайбычагрохимсервис" җәмгыяте кө­че белән таш юл салынган. Бушанча авылына да асфальт юл төзелеше дәвам итте. Олы Урсак авылы урманы янында Беккер чокыры булдырылган. Җыелышта мәк­тәп директоры, фельдшер-акушерлык пункты мөдире, полиция участок уполномоченные, район пркуроры чыгыш ясады.

- Барлык авыл җирлеклә­рендә үтүче хисап җые­лышларында катнашып киләм. Башкарган эшләрегез мактауга лаек, тырышасыз, - диде Альберт Рәхмәтуллин хез­мәт­­ләренә уңай бәя биреп. - Авыл җирлегеннән эш таләп итүчеләр күп, ләкин аларның финанс хәле чамалы. Алар халыктан кергән салым, дотация хисабына үз эшләрен алып бара. Шулай да, авыл җирлеге башлыгы булып бер ел вакыт кына эшләсә дә, Габбас Зиннәтуллин халык өчен шактый эш башкарырга өл­гер­гән, рәхмәт аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЧүкриАлан авылында “Чиста су” программасы буенча су кертергә җыеналар