Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чүти, Кече Мәме авыл җирлекләрендә исерткеч эчемлекләр сату күләме кимегән

Кемгә ничектер, әмма миңа хәзер аракы эчүчеләр күпкә кимеде һәм исерткеч эчемлекләргә ихтыяҗ да кимегәндер кебек тоела. Һәрхәлдә урамыбызда да, аралашкан кешеләребез арасында да спиртлы эчемлекләр кулланучылар юк дәрәҗәсендә. Элеккеге кебек кибет буйларында аунап ятучылар да очрамый.

Бездә аракы-шәраб әйберләре сатучы бер танышыма да Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясенең Кайбычтагы утырышы башланыр алдыннан шулай дидем. "Планыгыз үтәләме соң?"- дип сорагач, ул, елмаеп: "Ничек үтәлмәсен үтәлә, безнең даими клиентларыбыз бар бит",- дип җавап бирде. Инспекция җитәк­чесе урынбасары Фәннур Хамматов чыгышыннан күренгәнчә, алкоголь прдукциясе сату буенча Кайбычта алга китеш бар. Шул ук вакытта бездә Татарстанда җитештерелгән продукция сатыла, читтән кергән аракы сату 2 процент кына тәшкил итә. Бу - Татарстан районнары арасындагы иң яхшы күрсәткеч. Чыгыш ясаучы сыра сатуның торышына да анализ ясады. Кайбычтагы "Пестричинка"да, "Кайбыч кооператоры", "Юмарт"та сыра ассортиментына мониторинг үткәрелгән.

- Республика, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе ни өчен моны контрольдә тотамы? Чөнки алкоголь продукциясе җитештерү һәм сатудан (шул исәптән сырадан) республика бюджетына акциз җыемнары формасында керем керә. Ул аракыдан 40 процент, сырадан 100 процент тәкил итә. Сыра җитештерү һәм сату республика өчен отышлырак та әле. Ә икенче яктан караганда, республикада, шул исәптән Кайбычта, алкоголь, сыра кулланучылар кимүенә шатланырга кирәк. Димәк, республика халкы сәламәт яшәү рәвешен сайлый, - диде чыгыш ясаучы.

Чүти, Кече Мәме авыл җирлекләрендә исерткеч эчемлекләр сату күләме кимегән. Фәннур Хамматов Яңа Питрәки, Победа, Репьевка, Иске Буа, Александровка кебек кечкенә авылларда стационар сәүдә объектлары булмауга тукталып узды. Урсак урманчылыгы , Морат, Симәки, Бушанча, Чүкри-Алан, Түбән Колаңгы, Сосновка, Бортас авылларында кибетләр бар, ләкин алкоголь продукциясен сатуга лицензияләре юк, шуңа да аны сата алмыйлар.

- Бу яхшымы, начармы, анысын үзегез уйлагыз. Әмма изге урын буш тормый диләрме әле? Бушлыкны тутыручылар барыбер табылачак ул. Легаль булмаган аракы сатучылар андый урыннарны карап кына тора. Кайбычка килгәндә Борындык авылы кибетенә дә тукталдым, анда да лицензия юк. Безнең максат - кулланучылар базарында алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешенә юл куймау. Бу юнәлештә полиция һәм прокуратура хезмәткәрләрегез нәтиҗәле эшли. Сыйфатсыз аракының күпме кеше гомерен алып китүе сезгә билгеле,- диде Фәннүр Хамматов.

Сәүдә оешмалар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, шәхси эшмәкәрләр катнашында узган бу киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров әлеге мәсьәләне контрольгә алачакларын белдерде.

Фәннүр Хамматов социаль яктан мөһим булган азык-төлек товарлары- икмәккә өстәмә бәянең- 15, сөт продуктларына 12 проценттан артмаска тиешлегенә басым ясады. Табышны башка төр товарлардан алыгыз дип, болай диде:

- Кайбычта социаль яктан мөһим булган товарларның бәяләренә күзәтү ясадык. Без тикшергән кибетләрдә "Дарницкий" сортлы ипинең бәясе республика буенча иң түбәне булуы ачыкланды. Ә бер кибеттә I сортлы бодай оныннан пешерелгән ак ипинең кыйммәтрәк булуына тап булдык. Бу мәгълүматлар Татарстан Хөкүмәте порталына куела, алар атна саен яңартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чүти, Кече Мәме авыл җирлекләрендә исерткеч эчемлекләр сату күләме кимегән