Дуслыкка ни җитә?!
Гүзәл Татарстаныбызда күпмилләтле халык яши. Бездә алар күп гасырлар буена бер-берсен үзләренең мәдәнияте, тарихы белән баетып, дус-тату гомер кичерә. Халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту буенча республикада төрле чаралар күрелә.
Татарстан Республикасы Халыклар ассамблеясы советының җомга көнне Тәтеш шәһәрендә узган күчмә утырышында ТР Дәүләт Советы рәисе, ассамблея җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин да тынычлык һәм килешеп яшәүнең - республиканың үсеш нигезе икәнлегенә басым ясады. Утырышта киләчәктә дә тынычлык һәм татулыкны саклау өчен республика муниципаль берәмлекләрендә дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру мәсьәләсе каралды. Анда Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев