Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эчкечелек упкынга илтә

Тормышта кеше төрле сәбәпләр аркасында туры юлдан тайпылырга, ялгышлык белән җинаять юлына басарга мөмкин. Тирәннәнрәк уйласаң, җинаятьләрнең күбесе эчкечелеккә барып тоташа.

4 декабрьдә ТР Эчке эшләр министрлыгының Апас муниципальара бүлегенең "Кайбыч" полиция бүлекчәсенең утырышлар залында шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителгән, полиция бүлекчәсендә исәптә торучы гражданнар белән профилактик әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәне Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җинаять- башкару инспекциясенең Кайбыч районындагы филиалы начальнигы, эчке эшләр бүлеге капитаны Дмитрий Чернов алып барды. Очрашуда шулай ук "Кайбыч" полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Сергей Воробьев, район үзәк сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Марат Бакаев, район имам- мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Светлана Абросимова катнашты. Бу очрашуда чакырылган кунаклар шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителгән, полиция бүлекчәсендә исәптә торучы гражданнарга җәмгыятьтә җинаятьләрнең сәбәпчесе нидә, дигән сорауга җавап табарга булыштылар, тормышта туры юлдан тайпылучыларга киңәшләрен бирделәр. Бу хакта тулырак газетаның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эчкечелек упкынга илтә