Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшчәнлекне киңәйтергә кирәк

Узган атнаның шимбәсендә сәүдә хезмәткәрләре үзләренең һәнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды. Бу көнне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки кулланучылар җәмгыяте коллективы белән очрашты.

Авыл халкын көндәлек һәм көнкүреш товарлары белән тәэмин итүдә әлеге җәмгыятьнең роле зур. Бүген һәр адым саен кибет булган заманда да кибет киштәләре товарлар белән тулы, товар әйләнеше ел саен арта бара, сәүдә культурасы да югары. Шуңа да Светлана Журавлева җитәкчелегендәге коллектив һөнәри бәйрәмне яхшы кәеф белән каршылый. Район җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин аларга котлау сүзләрен ирештереп, теләкләрен җиткерде һәм:

- Без райондагы әлеге бердәнбер кулланучылар җәмгыятен саклап калу һәм тагын да үстерү ягында. Сату белән генә түгел, ә җитештерү белән дә шөгыльләнергә кирәк. Бүген бу төбәктәге авылларга Чувашиянең Комсомол районыннан камыр ризыклары, үзләре җитештергән башка төр продукция китереп саталар. Моны без дә булдыра алабыз бит,- диде.

Соңыннан хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәүдә хезмәткәрләре Мәлки кулланучылар җәмгыяте

2
X