Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшмәкәрлеккә юл ачык

Узган атнаның җомгасында район Советының актлар залында район эшмәкәрләре катнашында үткән киңәшмәдә сүз бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында эшчәнлекне активлаштыру хакында барды.

Әлеге җыелышны алып барган башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллин сүзләренә караганда, 2018 елда тулаем продукциядә кече һәм урта бизнесның өлеше 50 процент тәшкил итәчәк. Шуңа күрә дә хакимиятнең иң өстенлекле бурычларының берсе - авыл хуҗалыгын модернизацияләргә ярдәм итү, көчле урта класс үсеше өчен тиешле шартлар тудыру. Моның өчен, беренче чиратта, продукция җитештерү һәм эшкәртүне җай­га салырга, гаилә фермаларын арттырырга кирәк. Әлегә районда бары бер генә ферма - Бәлидән Владислав Гурнович фер­масы гына бар, ул да тулы куәтенә эшләп китә алмый әле. Чүтидән Рафаэль Щукиннның фермасы да, савым көтүе дә бар, ләкин җир участогының рәсмиләштерелмә­гән булуы эштә тоткарлык тудыра. Ә КФХның авыл хуҗалыгы җирләре ун гектардан да ким булмаска тиеш. Лизинг буенча җиһазлар, парниклар алу­чылар республика һәм федераль программалар, эшмәкәрләргә бирелгән мөмкинлекләрдән файдалану өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр. Сәүдә белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрнең дә әйтер сүз­ләре бар иде. Мәсә­лән, эшмәкәр Гөлия Гарәфетдинова мәгариф, сә­ламәтлек саклау учреждениеләрен азык-төлек белән тәэмин итү өчен тендерда катнашырга тели. Әмма мо­ның өчен электрон реестрга мәгъ­лүматлар тапшырырга кирәк. Эшмәкәрләрнең күбесенең электрон почтасы да юк, шуңа да элемтәләр булдыру читенрәк, алар булачак тендерлар турында белми дә кала.

Эшмәкәрләрне кредитлар алу, салым һәм пенсия взнослары түләү, җир участогы бүлеп бирүгә кагылышлы сораулар да кызыксындыра. Аларның сорауларына шуның бе­лән шөгыльләнүче җитәкчеләр җавап бирде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин эшмәкәрләр армиясенең сан ягынан да, эшлеклелек ягыннан да шактый саллы булуын билгеләп узды.

- Эшмәкәрләр чын мәгъ­нәсендә тәвәккәл, кыю кешеләр алар. Шуңа да аларга җитди бурычлар куела. Безгә халыкка хез­мәт күрсәтү өлкәсен үстерергә, яңа эш урыннары булдырырга, продукция җитештерүне җайга салырга кирәк. Торак-коммуналь хуҗалыгы инвестор көтә, анда тулы тәртип булдыру өчен шәхси кулларга тапшыру зарурлыгы килеп туды. Дөньяны бер сәүдә генә тотып тормый бит. Һәр көн безгә яңа таләпләр куя, шуңа да һәр эшкә өлгерергә кирәк. Без эшмә­кәрләр ярдәменә таянабыз, - диде ул.

Киңәшмәдә эшмәкәрләр Советы оештырылды. Аның составына Влади­слав Гурнович, Илфат Гобәев, Рәмис Хәйретдинов, Илдус Гайнуллин, Ольга Макарова кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы район эшмәкәрләре