Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшнең кызу чагы

Бүген ТР Министрлар Кабинетында барлык муниципаль район берәмлекләре вәкилләре катнашында узган видеоконференция көн кадагында торган мөһим мәсьәләләргә багышланды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Видеоконференциядә Татарстан Республикасында РФнең 2007 елның 21 июлендә кабул ителгән "Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм итү фонды турында" 185 нче Федераль законын тормышка ашыру, мәгариф объектларына капиталь ремонт үткәрү, фельдшер-акушерлык пунктлары төзү, ремонтлау һәм модернизацияләү программасының үтәлеше, ТРда күпбалалы гаиләләргә җир участоклары бирү мәсьәләләре каралды. Видеоконференциядә шулай ук агросәнәгать комплексында эш торышы хакында да сүз алып барылды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтеп узганча, республика районнарында язгы чәчү, нигездә, төгәлләнгән. Хәзер игенчеләр алдына куелган төп бурыч - уҗым культураларын төрле корткычлардан, бөҗәкләрдән, чүп үләннәреннән саклау. Терлек азыгы әзерләү турында сөйләшкәндә, Марат Әхмәтов Кайбычның "Ак Барс" агрохолдингы канаты астында эшләүче җәмгыятьләрен үрнәк итеп куйды. Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дә печән әзерләү бурычы куелды. Терлек азыгы әзерләү техникасы буенча да Кайбыч алдынгылар сафында, төзеклек 95 процент тәшкил итә.

Соңыннан Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагындагы мәсьәләләр буенча җыелыш үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч Альберт Рәхмәтуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Марат Әхмәтов