Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшсөярләр заманы

Кайбыч муниципаль район Советының 25 гыйнварда узган 14 нче утырышында депутатлар Россия Федерациясе Президенты сайлаулар буенча Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында участок сайлау комиссияләренә кандидатуралар кертү мәсьәләсен карады, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, шәхси хуҗалыкларны үстерү хакында фикер алышты.

Район башлыгы Җәүдәт Гаффаров билгеләп узганча, халыкның активлыгын күтәрү саф авыл хуҗалыгы районы өчен ае­руча мөһим, чөнки шәхси секторда программа һәм грантларны тормышка ашыру буенча файдаланылмаган резервлар җи­тәрлек әле. ТР Дәүләт Со­веты рәисе Фәрит Мөхәм­мәтшин да Кайбычка эш сәфәрендә район активы белән очрашуында шуңа басым ясаган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мә­сьәлә­ләре буенча урынбасары Рузалия Малова чыгышыннан күренгәнчә, узган ел гына да шәхси хуҗалыклардан сөт җыю 12 процентка арткан, ягъни 2010 елгыдан 285 тоннага күбрәк. Шәхси хуҗалыкларны үстерү мак­са­тындагы кредитлардан Кошман, Ябалак, Хуҗа Хәсән, Федоровское, Чүти авыл җирлекләрендә яшәүчеләр нәтиҗәле файдалана. Аның фикеренчә, бу авыл җирлекләрендә халыкның активлыгы югары. Кредитны да вакытында түләп баралар."Үзмәшгульлек" программасы кризис вакытында Олы Кайбыч, Борындык, Чүти, Ябалак, Хуҗа Хәсән, Зур Подберезье авыл җирлекләрен­дә яшәүчеләрдә зур кы­зы­ксыну уятты, шуңа да программа гамәлдә булган өч ел эчендә савым көтүенең баш санын арттыруга ирештеләр. Ру­за­лия Малова гаилә фермаларын үстерү программасын фи­­нанслаудагы үзгә­реш­ләр турында да сөй­ләде.

Хөкүмәт тарафыннан авылны үстерүгә юнәлтелгән ярдәмне тулысынча файдаланмыйбыз. Җитештерү белән шөгыльләнергә теләүчеләр аз, җиһазлар, тер­лек­ләр сатып алу, фермалар төзүгә грант алырга теләүчеләр дә күп түгел. Өченче юнәлеш тә бар, бу - эш башлау­чы фермерларга ярдәм. Ул белемле, авыл хуҗалыгы тармагында эш стажы булган яшь фермерларга яңа офыклар һәм мөмкинлекләр ача. Иң мөһиме яшь фермерның 100 мең сумнан да ким булмаган үз акчасы һәм үз продукциясен сатудан кергән 30 меңнән дә ким булмаган керем алуын дәлилләүче документлары булырга тиеш.

Район башлыгы әйтеп узганча, соңга кал­мас өчен аеруча яшь­ләргә ашыгырга кирәк. Бүген реаль эшләр заманы. Федераль үзәк тә, республика да авыл кешесе үз эшен башлап җибә­реп, табыш ала алсын, яңа технологияләр кулланып аны алга таба да үстерсен, бабалары җирендә тырышып хезмәт куйсын өчен зур ярдәм күр­сәтә. Максатчан программалар үз җи­рендә үз эшен баш­лап җибәрүчеләрне активлаштыру максатында кабул ителә дә инде. Авыл җирлекләре башлыкларына программаны җентекләп өйрәнү, кандидатуралар күрсәтү буенча конкрет чаралар күрү тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч муниципаль район Советы Кайбыч муниципаль районы