Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин: "Кайбыч дөрес үсеш юлын сайлаган"

Бүген Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кайбыч муниципаль районының 37 нче утырышында катнашты.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин районның 2013 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2014 елдагы бурычлары турында чыгыш ясады.

Аның чыгышыннан күренгәнчә, Кайбыч өчен 2013 ел шактый уңышлы булган. Бу барлык төр икътисади күрсәткечләрдә дә ачык чагылыш таба. Район буенча территориаль продукт күләме 3 миллиард 96 миллион сум тәшкил итә. 2012 елда бу күрсәткеч 2 миллиард 930 миллион сум иде, үсеш- 106 процент. Узган елгы корылыклы елда да авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме артты һәм без район тарихында беренче тапкыр республикадагы алдынгы ун район арасына кердек. Социаль яктан мөһим булган объектларга капиталь ремонт ясала, яңа фельдшер-акушерлык пунктлары, күпфункцияле үзәкләр сафка баса.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2013 елның Кайбыч өчен чыннан да тынгысыз хезмәт елы булуын билгеләп үтте. "Кайбыч үсеш өчен дөрес юнәлеш сайлаган. Сезнең республиканың уртак уңышларына керткән өлешегез зур",- диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты, Дәүләт Советы рәисе бүләкләренә лаек булучыларны котлагач, шаяртып: " Кайбыч 2013 елда яхшы эшләде, бүләкләрне дә күбрәк алып киләсе калган икән. 2014 елдагы эш нәтиҗәләре буенча узачак отчетта без моны исәпкә алырбыз. Әлбәттә инде сез тагын да югарырак үрләр яуларга тиешсез",- диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фәрит Мөхәммәтшин: "Кайбыч дөрес үсеш юлын сайлаган"