Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаилә – гомер бишеге

Бүген Кайбыч муниципаль район Советының актлар залында Халыкара Гаилә елына багышланган бәйрәм тантанасы үткәрелде. Әлеге тантанага 50 ел бергә гомер иткән гаилә парлары һәм Ана (Гаилә) капиталына сертификатка лаек булган гаиләләр чакырылган иде.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әйтеп узганча, гаилә - ул иң олы таяныч. Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында рәхәтләнеп ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя. Сәхнәгә сертификат алырга менүче гаиләләр арасында Морза Бәрлебашыннан Гөлчәчәк һәм Марсель Лотфуллиннар гаиләсенә 500нче сертификат тапшырылды. РФ Пенсия фондының Кайбычтагы идарәсе начальнигы Чулпан Камалиева, капитал бирү гамәлгә кергән елдан башлап, районда 150 миллион сумлык сертификат ияләренә тапшырылуын һәм шуның 75 миллион сумы файдалануын билгеләп узды.

Алтын юбилярларга район башлыгы чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бу чара мәдәният хезмәткәрләре чыгышы белән үрелеп барды.

Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укый алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Альберт Рәхмәтуллин Чулпан Камалиева Халыкара Гаилә елы Ана (Гаилә) капиталына сертификат