Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык контроле үтемле ул

Бүген үзеңне борчыган проблемалар белән төрле инстанцияләрнең бусагасын таптап йөрергә дә кирәкми. Медицина, сәүдә, элемтә хезмәте күрсәтү, социаль тармакка, автобуслар маршруты, юллар һәм башкаларга кагылышлы сорауларыгыз бар икән, аны компьютердан uslugi. tatar. ru порталының "Халык контроле" системасына юлларга була.

Моның өчен шушы порталга кереп, теркәлү узарга, кәрәзле телефоныңның номерын язарга һәм активлаштыру кодын алырга кирәк. Аннан соң үзеңне борчыган сорауны мөмкин кадәр кыскарак итеп татар яки рус телендә язасың, төрле ямьсез күренешеләрне чагылдырган фотолар да (мәсәлән, рөхсәтсез урынга түгелгән көнкүреш калдыклары, терлекләрнең авыл урамнары буйлап йөрүе, урамга колонкадан су агып ятуы һәм башкалар) җибәрергә мөмкин. Системага алынган мөрәҗәгатьләр порталда бөтен кеше укырлык итеп урнаштырыла. Порталдан файдаланучылар бу проблеманы хуплап тавыш бирә, аның чыннан да социаль яктан мөһим прблема икәнлеген раслый, үз фикерләрен дә җиткерә ала. Сез күрсәткән җитешсезлекне бетерү өчен җаваплы оешма ун көн эчендә нинди чара күрергә тиеш икәнлеген билгеләргә тиеш. Мәсьәлә хәл ителгәннән соң порталга эшнең башкарылуын раслап фото куела. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән эшли башлаган бу системадан Татарстан халкы актив файдалана. Ә безнең Кайбыч районында яшәүчеләр үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр белән күзгә-күз очрашып сөйләшүне, аралашуны кулайрак күрә. Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны рәсми кабул итү көне - һәр атнаның шимбәсендә үзендә утызга якын кешене кабул итә. Әлбәттә, аларның һәрберсе белән аерым сөйләшү үткәрелә, гозерләрен хәл итү юллары билгеләнә. Сүз дә юк, "Халык конторле"нә безнең районнан мөрәҗәгатьләр керсә, аларны да үзвакытында караячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Халык контроле"