Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәт кешесенең кадерен беләләр

"Алтын кырлар" җәмгыятендә илебез табынын баетучы хезмәт кешесенә хөрмәт зур икәнлеге февральнең беренче көнендә Багай мәдәният йортында узган алдынгылар слетында ачык чагылды.

Узган елдагы эшчәнлеккә хезмәт алдынгылары бе­лән бергәләп йомгак ясау, киләсе авыл хуҗалыгы елына яңа бурычлар билгеләү бездә матур гадәткә әйләнде. Ул гадәттә тантаналы төстә уза. Җәмгыять хезмәтчәннәрен хөр­мәт­ләү тантанасына район башлыгы Альберт Рәх­мә­туллин, "Ак барс" холдинг компаниясенең баш зоотехнигы Зөфәр Сәетгәрәев, район авыл хуҗалыгы һәм азык- тө­лек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров та килгән иде.

Җәмгыятьнең генераль директоры Рамил Каюмов чыгышыннан күрен­гәнчә, авыл хуҗалыгының һәр тармагын икътисади яктан тотрыклы итү өчен максатчан эш алып баралар. Уңышлы эшләүләре игенчелек һәм терлекчелек тармагында ирешкән күрсәткечләрдә, хезмәт хакы күләмендә, эш кешесенең тормыш-көн­кү­реш шартлары яхшыруында ачык чагыла.

Баш зоотехник Рафис Вә­лиев, баш инженер Александр Сяплин, баш агроном Рәис Минаҗетдинов чыгышыннан кү­ренгәнчә, узган ел начар булмаган, быелгысы да уңышларга илтүче ел булыр дип ышаналар. Моның өчен мөм­кин­лекләре зур аларның. Техника паркы елдан-ел куәтле техника белән яңара, терлекчелек тармагын үстерү буенча алдынгы технологияләрдән файдаланалар. Ә иң зур байлыклары - алны-ялны бел­мәүче тырыш халкы.

Муниципалитет башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Алтын кырлар" җәмгыяте эшчәнлегеннән канәгать булуын белдереп, авыл хезмәтчәннәренең тырыш хез­мәтенә югары бәя бирде, олы рәх­мәтен җиткерде, 2013 елда да бердәм коллектив булып, югары хезмәт уңышларына ирешү юлында уңышлар, сәламәтлек, күңел көрлеге теләде. Альберт Илгизәрович җәмгыятьнең алдынгы хезмәтчәннәренә Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды.

Зөфәр Сәетгәрәев та бу җәмгыятьнең холдингтагы хуҗалыклар арасында урыны зур булуын билгеләп узды, "Ак барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров исеменнән алдынгыларны бүләкләде.

Алдынгылар слеты Казан шәһәренең "Ворожея" рус җырлары театры артистлары чыгышы белән үрелеп барды. Ульянково авылында туып-үсеп, татар җырларын да оста башкаручы Даша Стерякова чыгышын якташлары яратып кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Алтын кырлар” җәмгыяте