Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтне көч белән түгел, эш белән яуларга

Узган атнада Россия Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлегенең "Кайбыч" бүлекчәсендә полиция ветераннары яшь хезмәткәрләр белән очрашты.

ТР эчке эшләр органнары ветераннары Со­веты 1991 елда ук оеша. Аның бурычларының берсе - эчке эшләр системасында хезмәт иткән ветераннарны бергә туплау, ветераннар хәрәкәтен оештыру һәм яшь хезмәткәрләргә хез­мәт тәрбиясе бирү. Бүген Кайбыч ветераннар оешмасында 12 кеше исәпләнә. Иминлегебезне саклауга хезмәт иткән өлкән буын әле хәзер дә эшсез утырмый: даими оештырылып килгән утырышларда актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәләр, тәҗрибә уртаклашалар. Хокук саклау кебек җаваплы һө­нәрне сайлаган яшьләргә ярдәм итәргә дә теләкләре зурдан. Сүз уңаеннан, бүлекчәдә яшь белгечләр Советы актив эшли. Яше 30га тулмаган хезмәткәрләрне үзенә туплаган бу оешманың җитәкчесе - ЮХИДИ инспекторы Илфат Әх­мәтов.

"Дальний" полиция бүлекчәсендә булган мәгълүм вакыйгалардан соң, ветераннар яшь хокук сакчылары белән аралашып, фикерләрен җиткерергә карар кылган. Совет рәисе, отставкадагы подполковник Ленар Закиров билгеләвенчә, Татарстанның Эчке эш­ләр министрлыгы һәрвакытта да үрнәк булды. "Дальний" бүлекчәсенең җавапсыз хезмәткәрләре исә үзләренә генә түгел, җитәкчелеккә дә зыян китерде. Аксакалның иманы камил: полиция хезмәткәре һәр эштә үрнәк күрсәтергә, яшәешнең бар өлкәләреннән хәбәр­дар булырга, һөнәренең җаваплылыгы хакында бер генә минутка да онытмаска тиеш. Эш күрсәтеп хөрмәт яуласын иде яшь­ләр, дип сыкрана ветеран. Үзенең хезмәт тәҗ­ри­бәсе - шуның ачык мисалы. Ленар Закировка үз гомерендә куркыныч җи­наятьчеләр белән күзгә-күз очрашырга да, катлаулы җинаять эшләрен тик­шерергә дә туры кил­гән. "Полиция хезмәткәре һөнәрен сайлагансыз икән - аны ахырынача лаеклы рәвештә үтегез!" - диде хөрмәткә лаек ветеран, яшь хезмәттәшләренә ки­ңәшләрен биреп. Дуслары - ветераннар Рифкать Гайнуллин белән Николай Иванов та аның белән тулысынча килештеләр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлеге на­чаль­нигы Рамил Хәбибуллин да яшь белгеч­ләрләргә өлкән остазларыннан үрнәк алырга киңәш бирде. Чынлап та, офицер исеменә тап тө­шер­мичә, һөнәренә тугрылык саклап хезмәт ит­кән ветераннарның эш тәҗрибәсенә таянып, дә­реслекләр язарга мөмкин булыр иде. Ильфат Әхмә­тов аларга яшь белгечләр исеменнән рәхмәт әйтеп, «Кайбыч» полиция бүлекчәсенең горур традицияләрен дәвам итәчәкләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия Эчке эшләр министрлыгының “Апас” муниципальара бүлегенең “Кайбыч” бүлекчәсе полиция

2
X