Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә “Авыл туризмы” дигән практик- семинар узды

Районыбыз тарихи, истәлекле урыннарга бай. Аларны читтән килгән кешеләргә күрсәтә белергә, авыл җирендә туризм хәрәкәтен җәелдерергә генә кирәк.

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре тарафыннан 27 сентябрь - Бөтен дөнья туризм көне уңаеннан Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә үткәрелгән "Авыл туризмы" дигән практик- семинар шул максатны күздә тотып оештырылган иде. Анда барлык авыллардагы китапханәчеләр дә катнашты.

Кайбычта туристларга күрсәтерлек тарихи урыннар җитәрлек. Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә дә бар андый урыннар. Китапханәчеләр җирлек белән танышуны Турминский авылыннан башлады. Авыл җирлеге секретаре Мария Мурсякова үзләрендәге авыллар тарихы белән таныштырды.

Турминскийда 1872 елда почта буларак төзелгән бинада хәзерге вакытта башлангыч мәктәп урнашкан. Авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева бу хакта бай мәгълүмат бирде:

- Әлеге тарихи бина дәүләт тарафыннан саклана. Аны әлеге төбәккә яңалык кертү максатында Германиядән килгән ике хатын- кыз төзеткән. Почта янында ат абзары да салдыралар. Авыл янындагы чишмәдән абзарга кадәр торбалар сузып, су керткәннәр. Ерактан килүче юлчылар биредә атларын алыштырып, юлларын яңадан дәвам иткән. Канаш шәһәреннән авылга кадәр тимер юл төзергә дә уйлаганнар. Әмма Бөек Октябрь революциясе хыялларын челпәрәмә китергән.

Даны еракларга таралган Троицкий чиркәве тарихы белән Надежда анакай таныштырды. 1800- 1805 елларда биредә яшәгән алпавыт Лебедев ярдәме белән һәм халыктан җыелган акчага төзелгән ул. Ләкин 1937 елда ябып, амбар иткәннәр. 1996 елдан чиркәүгә яңадан җан өрәләр.

- Чиркәүне торгызуда Ульянково авылында туып- үскән Андрей Куфелкин зур ярдәм күрсәтте. Газ кертү, җылылык системасы ясауда аның ярдәме зур булды. Бирегә йөрүче халык аңа рәхмәтле, - ди Надежда анакай.

Хуҗа Хәсән авылы мәдәният йортында керәшен халкының гореф- гадәтләрен, көнкүрешен чагылдырган музей экспонатлары урнаштырылган иде. Алар белән шушы авыл кызы, хәзерге вакытта Олы Тәрбит башлангыч мәктәбендә укытучы Зоя Шупшина таныштырды. Авыл аксакалы Николай Апачев авылга нигез салыну, Иван Грозный вакытында көчләп чукындыру сәясәте, күренекле якташлары турында сөйләде.

Йомгаклау сүзе белән чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова Кайбычны туристлар кызыктырырлык итүдә китапханәчеләрнең роле зур булуына тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә “Авыл туризмы” дигән практик семинар узды