Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хуҗа Хәсәннең киләчәге

Әйе, шулай дияргә тулы җирлек бар, чөнки бүгенге сабыйлар киләчәктә авылның уңган, тырыш ул-кызлары булып үсеп җитәрләр. Әлегә аларның "Аленушка" балалар бакчасында уенчык машиналардан колонналар тезеп, кызлар курчакларына әни булып, үзләренчә, әнә шул киләчәккә таба үрмәләүләре...

Хуҗа Хәсән авылы балалар бакчасына хәзерге вакытта өч яшьтән мәк­тәпкәчә яшьтәге 24 бала йөри. Шуларның нәкъ яртысының күпбалалы гаилә­ләр­дән булуы үзе күп нәр­сә турында сөйли. Бакча мөдире Лариса Бухарова сүзләренә караганда, быел шатлыклары тагын да арткан әле. Әти-әниләр тырышлыгы һәм ярдәме белән канализация үткәргәннәр. Хәзер җылы суы кергән, агып чыгып китә - су түгеп интегәсе юк. Тәрбиячеләр беравыздан ата-аналар комитеты эшчәнлеген үрнәк итеп куя. Сабыйлар яраткан әкиятләрен карап кинәнсен, дип, DVD-уйнаткыч алып биргәннәр. Без килгәндә дә зуррак балалар белән занятиеләр алып барган арада, кечерәкләре өйрәтүле мультфильм карый иде­. 2012 елның июлен­нән тулысынча гамәлгә керәчәк федераль дәүләт таләпләре буенча эшләр­гә "Аленушка" инде әзер. Бакчадан мәктәпкә барганда бала һәрьяклап үсеш алган булырга ти­еш. Күптән түгел генә Лариса Геннадьевна махсус курсларда укып, мәктәп­кәчә тәрбиягә кертеләсе яңалыкларны өйрәнеп кайткан. Тәрбияче Раиса Бартязованың да шушы өлкәдәге педагогик стажы 23 елга җитә, югары белем ала. Нәниләрнең һәр көнен кызыклы яңалыклар белән баетырга, һәр­берсенең күңеленә якын килергә, иҗади сәләт­лә­рен үстерергә тырышалар.

- Уенчыкларыбыз бар иде, югыйсә, әмма балалар шук, тиктормас бит, кайсын ватып, кайсын сү­теп куялар, дигәндәй... Яңалары бик кирәк иде безгә. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рами­лә Айзатуллова биш мең сумлык уенчыклар алып килгәч, сабыйлардан да артык үзем шатландым, - дип елмая бакча мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуҗа Хәсән