Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хыяллар чынбарлыкка әйләнә

Узган атнаның шимбәсендә район башкарма комитеты житәкчесе Алексей Макаров Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә һәм район үзәк сырхау­ханәсендә төзелеш эшләре барышы белән танышты.

Мәктәптә капиталь ремонт узган елның җәеннән бир­ле дәвам итә, ә район үзәк сырхауханәсенең кабул итү бүлеге әле быел гына Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау өл­кәсен модернизация­ләү программасына кертелгән.

Театр кием элгечтән башланса, сәламәтлек саклау учреждениесе кабул итү бүлегеннән башлана. Сыр­хауханәгә килгәч, кабул итү бүлегендә безнең барыбызның да бер генә тапкыр булса да уңайсызлыкларга очраганыбыз бар. Әйтик, аягы сынган авыруны икенче каттагы рентген бүлмәсенә носилкада күтәреп менәр­гә туры килә. Ә заманча кабул итү-диагностик бү­лекләрдә ашыгыч ярдәм пунктларында экстрен авы­рулар өчен клиник лаборатория дә карала. Анда анализлар тапшырырга мөмкин булачак, рентген, УЗИ бүлмәләре эшләячәк, каты авыруларны икенче катка алып менү өчен лифт карала. Юк, болар хы­ял түгел, бездә аны "Вика" фирмасының 27 тө­зүчесе тормышка ашыра.

Алексей Николаевич подряд оешмасы вәкилләре белән аралашканда эш­нең сыйфатына аеруча зур игъгтибар бирергә кирәклегенә басым ясады. Хәзер төзүчеләр идән җәя, стеналарны штукатурлау, тигезләп сылау белән шөгыльләнә.

Проектлаучыларның вентиляция җайланмалары урнаштыру турындагы тәкъ­дим­нәрен дә карарга ки­рәк. Объект­ны май ахырларында куллануга тапшырырга тиешләр. Тагын бер шатлыклы хәбәр: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы район үзәк сырхауханәсен 2012 елда "Уңайлы мохит"прграммасына кертте. Шул нигездә, сырхауханәгә инвалидлар һәм халыкның башка мобиль группасы каршылыкларсыз үтеп керә алсын өчен чаралар күре­лә­чәк, моның өчен финанслар бүлеп бире­ләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе район үзәк сырхау­ханәсе

2
X