Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игелекле һөнәр ияләре

Соңгы тапкыр үткәрелгән халык саны исәбен алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Кайбыч муниципаль районында 15 меңнән артыграк кеше яши, шуларның биш меңгә якыны - пенсия яшендәгеләр.

Өлкән яшьтәге кешеләр арасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч муниципаль районындагы "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге күрсәтүче социаль хезмәтләргә мохтаҗ кешеләр дә бар. Гадәттә ул кешеләрнең якыннары, көнозын эштә булулары, еракта яшәүләре, үзләренең дә авыру булулары сәбәпле яки башка сәбәпләр белән ярдәм итә алмый. Безнең үзәк эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе - ялгыз яшәү­­че гражданнар һәм инвалидларга өйлә­ренә килеп социаль хезмәт күр­сә­тү. Аларга билгеләнгән социаль хез­мәткәр­ләр хуҗалык эшләрендә булыша (су китерә, дару препаратлары, азык-төлек сатып ала, ризык әзерләүдә булыша, көнкүреш калдыкларын түгә, коммуналь хезмәтләр өчен түли), рухи яктан таянычларына әйләнәләр. Әби-бабайларның күбесе үз йортларыннан чыгып йөри алмый, шуңа да мондый аралашу аларны тышкы дөнья белән бәйли.

Безнең райондагы 17 авыл җирлегенең 14ендә социаль хезмәткәрләр "Өмет" үзәге аша эшли. Бу сан даи­ми үзгәреп тора. Социаль хезмәткәр­ләр гел рәхмәт сүзләре генә ишетеп эшләми, өс­тә­венә өлкән яшьтәгеләрнең күр­сәтелгән хезмәт­дәр өчен түлиселәре дә килми. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2003 елның 18 августында кабул ителгән 422 нче карары нигезен­дә, пенсияләре яшәү минимумыннан узып китүчеләр күрсә­тел­гән хезмәт­ләр өчен үзлә­ре түләргә тиеш. Бәлки шуңадыр да, өлкән яшьтә­геләрнең кү­бесе чит кеше ярдәмен социаль ярдәм күрсәтү үзәге аша түгел, ә Пенсия фонды аша алуга өстенлек бирә. Әйе, чыннан да, 80 яшь тулган пенсионерларга һәм беренче төр­кем­дәге инвалидларга Пенсия фондыннан 1200 сум түләнә, әмма ул элеккеге кебек автоматик рә­вештә түгел, ә әби яки ба­байны карарга теләүче документларын тапшырган очракта гына билгеләнә. Өлкән­нәр­не карарга теләүче, башка документлары бе­лән бергә, башка җирдә эшләмәгәнлеген раслау өчен хезмәт кенәгәсен дә тәкъдим итәр­гә тиеш. Лә­кин пенсиясенә взнослар күчми, чөнки 1200 сум күләмендәге пособиене ул карарга җыенучы пенсионер үзе ала. "Өмет" үзәге аша эшкә урнашучы хезмәткә яраклы кешеләр барлык гарантияле ташламаларга да ия, беренче чиратта, хезмәт хаклары, әби-бабайга түгел, ә үзләренең исәп-хисап счетларына күчә, булачак пенсиясенә взнослар кү­черелә, чираттагы ял акчасы исәп­­ләнә. Пенсия фонды аша туганнар да эшкә урнаша ала, ә "Өмет" үзәге турыдан-туры туганнарны эш­кә алмый, алар болай да өлкән яшьтәге­ләр­гә ярдәм күрсәтергә бурычлы. Туганнарын ка­рар­га тиешле кешеләр исәбенә балигъ булган яшьтәге эшкә яраклы балалар, абый-апалары, оныклары, эшкә яраклы ата-аналары, тор­мыш иптәшләре, шул исәптән элеккеге тормыш иптәшләре ке­рә. Шуңа күрә дә "Өмет" үзәге, беренче чиратта, врач комиссиясе справкасы булган ялгызларга, пенсия яшен­дә­ге ялгыз яшәүчеләргә, инвалидларга хез­мәт күр­сә­тә. Врач справкасында гражданның чит кеше яр­дәменә мохтаҗ икәнлеге, 2 һәм 3 хезмәт күрсәтү дә­рә­җә­сенә ия булуы күрсә­те­лә һәм бу социаль хез­мәт­кәр билгеләүгә нигез булып тора.

Өлкән яшьтәге кешеләр белән бар кеше дә эшли алмый, моның өчен сабырлык, түземлек сыйфатына да ия булырга ки­рәк. Авылда эш юк дип зарланучыларның да социаль хезмәткәр булып эшлиселәре килми. Ә инде бу игелекле хезмәтне башкаручылар рәхмәт сүзлә­ренә генә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социальные работники

2
X