Инфомат – сезнең өчен
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты халыкка уңайлыклар тудыру максатында торак-коммуналь хуҗалыгы өчен түләүләрне электрон формада башкаруны гамәлгә кертте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров фикеренчә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша түләүчеләр саны гына әлегә азрак.
Халыкның инфоматлар аша түләү активлыгын, сүз дә юк, арттырырга кирәк. Фатир, электр энергиясе, телевидение, телефонга өйдән генә интернет аша түләргә мөмкинлеге турында күпләр хәбәрдар булса да, портал хезмәтләре хакында белеп бетермиләр әле. Бездә инфомат Олы Кайбычтагы үзәк базар эченә урнаштырылган. Аннан ЮХИДИ штрафларын түләргә, әзер документлар, актлар алуга алдан язылырга, чит ил паспорты рәсмиләштерергә, ЕГРП, ГКН мәгълүматлары алырга, төзелеш алып баруга рөхсәт бирелү-бирелмәве һәм социаль яктан мөһим булган башка хезмәт күрсәтүләр турында белергә мөмкин. Бер сүз белән әйткәндә, хезмәт күрсәтүләр төре киңкырлы. Инфоматтан файдалану да уңайлы. Белешмәләр өчен телефон: 8843-5-114-115, электрон адрес: uslugi.tatarstan.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев