Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында шашка-шахмат ярышлары узды

Аларны физик мөмкинлекләре чикләнгән, дип әйтеп тә булмый. Әнә ничек оста итеп шахмат, шашка уйныйлар, кул көрәштерәләр. Барысының да җиңүгә омтылышы зур, тормыш сынауларын җиңә-җиңә, ныклы ихтыяр көчлегә әйләнеп беткәннәр.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында 11 декабрьдә социаль яклау бүлеге, яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге, Пенсия фонды идарәсе үткәргән ярышларда бу ачык күренде. Шашка уенында Картлар һәм инвалидлар интернат- йортында яшәүчеләр дә, авыллардан килүчеләр дә актив катнашты. Шулай да Ульянководан Николай Корсаков иң көчлесе булып чыкты.

- Ярышта беренче тапкыр гына катнашсам да, икенче урынны яуладым бит әле менә. Көндәш­ләрем шактый көчле булып чыкты. Производствода җәрәхәт алгач, икенче группа инвалид булдым. Социаль иминиятләштерү фонды аша ярдәм итеп торалар, тернәкләндерү программасы буенча ял йортына юллама бирәләр, социаль пакет та бик отышлы, тиешле даруларны алып барам. Шундый чаралар үткәреп, безгә очрашып, аралашу мөмкинлеге тудыручыларга рәхмәт, - диде Иске Тәрбиттән Петр Башурин.

Кече Кайбычтан Илнур Курмаев өченче урынны яулады.

Кул көрәштерүдә хатын- кызлар гына көч сынашты. Мөрәле авылыннан килгән Альбина Сабирова, Сәрия Фәттахова беренче- икенче урыннарны бүлеште. Өченче урын Кече Мәмедән Анастасия Киселевага бирелде.

Шахмат буенча ярыш та кискен барды. Бу ярышта да тугыз кеше чыгыш ясады. Шулай да, борындыклылар көчлерәк булып чыкты. Фәрит Нигъмәтуллин беренче, Фаил Хөснетдинов икенче урынны яулады. Зур Урсактан Рәшит Биктаһиров өченче урынга чыкты.

- Фәрит абый да, Фаил абый да өлкәннәр арасында үткәрелгән район, зона, республика ярышларында даими катнаша. Әле күптән түгел генә Буада зона ярышларында призлы урыннар яулап кайттылар. Хәзер шахмат буенча республика ярышларына әзерләнәләр, - ди Юрий Михайлов.

- Минем дә ярышта беренче тапкыр гына катнашуым әле. Кырык ел колхозда механизатор булып эшләдем. 1958- 1959 елларда Казахстанда чирәм җирләрне күтәрүдә дә катнашырга туры килде. Соңгы вакытта тормыш иптәшем дә авырый, барлык өй эшләрен үземә башкарырга туры килә. Шуңа шахмат уйнарга вакыт калмый. Яшь чакта абый белән еш уйный идек, - ди Фәрит аганың бертуган энесе Фирдәвес Нигъмәтуллин.

Бәйгедә җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Инвалидлар ункөнлеге кысаларында шашкашахмат ярышлары узды