Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җир алырга ашыкмыйлар

Узган җомгада муниципаль район Советының актлар залында район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллин һәм районның барлык авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган киңәшмәдә көн кадагындагы мәсьәләләр каралды.

Киңәшмәдә төп игътибар күпбалалы гаиләләргә җир участоклары бирүгә юнәлтелде. Җир җитәрлек булса да, аларны шушы көнгә кадәр рәсмиләштереп бетермәгән авыл җирлекләре байтак. Бигрәк тә Олы Кайбыч, Зур Подберезье, Ульянково, Зур Урсак җирлекләренә караган авылларда эш авыр бара. Алар белән эшләү өчен җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, кадастр бүлеге, БТИдан җаваплы кешеләр билгеләнде. Авыл җирлекләре башлыклары исә бертавыштан җир алырга хокукы булган күпбалалы гаиләләрнең үз кишәрлекләрен алырга ашыкмауларын әйтә. Мәсәлән, хәзерге вакытта 15 күпбалалы гаилә теркәлгән Зур Подберезье авыл җирлегендә бер генә гариза да кабул ителмәгән. Җир алу мөмкинлеге турында авыл кешеләре җитәрлек дәрәҗәдә хәбәрдар түгелме, әллә авыл җирлекләре тиешенчә эшләмиме - әмма шушы ай дәвамында җир участоклары бүлү мәсьәләсе һәм кадастр исәбенә кую хәл ителергә тиеш. Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның да таләбе шундый.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Гөлнара Нурмөхәммәтова сүзләренә караганда, районда 256 гаиләнең җир алырга хокукы бар, аларның 86сы палатага гариза биргән. 17 гаиләгә җир участоклары инде бүлеп бирелгән.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча авыл җирлекләрендә яшәүче яшь фермерларга үз эшләрен үстерү өчен ярдәм йөзеннән тормышка ашырылучы "Яшь фермер" программасы белән танышу булды. Программаның төп таләпләренең берсе - КФХны үстерүнең бизнес-планы булу. Заявка бирүченең авыл хуҗалыгы белеме яки шул өлкәдә өч елдан да ким булмаган эш тәҗрибәсе, яисә өч ел дәвамында шәхси хуҗалык (ЛПХ) әгъзасы булуы шарт. Грант алырга теләүчеләр авыл җирлекләренә мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы киңәшмә җир участоклары