Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Чәчкабның Совет урамына быел таш юл салу планлаштырыла

Олы Кайбыч авыл җирлегенең хисап җыелышында Иске Чәчкаб авылыннан катнашучылар азрак иде. Шуңа да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин анда аерым җыелыш үткәрү тәкъдиме белән чыкты.

Дөресен генә әйткәндә, хәтерем ялгышмаса, Иске Чәчкабта шулай аерым җыелыш үткәрелгәнлеге юк иде әле. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев авыл халкы белән очрашуга килгән җитәкчеләр белән таныштырганнан соң, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин сүз алды. Ул 2013 елда Олы Кайбыч авыл җирлегендә башкарылган эшләре турында сөйләде. Иске Чәчкаб авылы халкы да җыелышта шәхсән үзе өчен берни дә сорамады, авылның бүгенгесе, ки­ләчәк язмышы турында уйланалар. Аларның авылдагы чишмә­ләр­не төзекләндерү, колонкаларга өслек ясау, мәдәният йортын ремонтлау, зиратны чистарту, ти­рә­сен тотып бетерү, иске мәчетне сүтү, авылны чүп-чардан, хуҗасыз этләрдән арындыру кебек сорауларына җи­тәкчеләр бергәләп җавап бирде. Иске Чәчкаб төп мәктәбе директоры Айдар Хәсәнов мәктәпнең эшчәнлеге, балаларның укуда өлгереше, төрле чараларда актив катнашулары турында сөйләде.

"Кайбыч" полиция бүлекчәсенең участковыйлар бүлеге начальнигы Альберт Шәфиев әйтүенчә, узган ел Иске Чәчкабта спиртлы эчемлекләр кулланган килеш җәмәгать урыннарында йөргән 20 кешегә беркетмә төзелгән. Авыл имамы Фирдүс хәз­рәт Шаһиев әлеге проблеманы ничек булса да хәл итү юлларын табарга кирәклегенә тукталды.

- Иске Чәчкаб хезмәтчәннәре безнең җәмгыятькә кушылганнан соң, биредә күп эшләр башкарылды. Безнең җәмгыять күпмилләтле ул. Чиркәүләргә дә, мәчетләргә дә тигез ярдәм күр­сәтәбез. Биредә управляющий булып эшләүче Радик Миңнуллин да бу бүлекчәдә тәртип салу өчен шактый тырышты. Пай җирләре өчен дә халык белән исәп-хисап ясарга тырышабыз, - диде җәмгыять директоры Юрий Осипов.

Авыл Советы депутаты Мәсхүт Таҗетдинов аңа мәчет түбәсен ябудагы ярдәме өчен авыл халкы исеменнән рәхмәтен җиткерде.

- Авыл җирлекләренең барысында да отчет җыелышлары узды. Авылларга хас проблемаларны бер көн эчендә генә хәл итеп булмый. Максатыбыз - барлык авылларның да социаль йөзен үзгәртү, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. - Иске Чәчкабның Совет урамына быел таш юл салуны планлаштырабыз. Ләкин мәдә­ният йортында ремонт эшләре быел башланыр, дип әйтә алмыйм. Колонкаларга өслек­ләр ясау, чишмә тирәләрен төзекләндерү, зират тирәсен тоту кебек эшләрне элек-элек­тән халык берләшеп үзе башкарган, - диде Альберт Рәхмәтуллин җыенга йомгак ясау чыгышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Чәчкабның Совет урамына быел таш юл салу планлаштырыла