Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исәннәрнең кадерен белик

Бүгенге көндә безнең районда 46 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шуларның 41 сугыш утын кичкән, дүртесе - камалышта калган Ленинградта яшәгән, берсе - фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыны.

Бөек Җиңүне якынайту өчен тылда тир түгеп эшләгән тыл хезмәтчәннәренең саны - 616. Сугыш ветераннары һәм аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү программасы нигезендә районда яшәүче 245 кешегә субсидия бирелгән. Аларның 29 ы үзебезнең җирлектә йорт төзетергә теләк белдергән иде. Хәзер 25 ветеран һәм ирләре сугыштан кайтмаган яки аннан кайткач вафат булганнарның тол калган хатыннары бар уңайлыклары булган яңа йортларда яши. Мөрәле, Зур Тәрбит, Бәрлебаш, Мәлки авылларында ветеран йортлары төзелеше дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы ветераны