Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каникуллар хәвеф-хәтәрсез узсын

Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көненә һәм мәктәп укучыларының җәйге каникуллары башланган көнгә туры килде.

Әле җәй башланып кына килә, шулай да яшүсмер­ләр арасында нәкъ менә җәйге вакытта күзә­телә торган хокук тәртибен бозу очрагы теркәлгән ин­де. Зур Подберезье мәк­тә­бендә укучы үсмер 9 май көнне мотоциклда Кече Подберезьега әби­се янына барам дип чыгып китә. Әмма ике авыл арасында аны ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлый. Мотоцикл белән идәрә итү хокукы һәм башында каскасы булмаган үсмер, беренчедән, сәламәтлеген һәм тормышын куркыныч астына куйган, икенчедән юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудырган. Комиссия утырышына малайның әтисе генә килгән иде, ул көнне улы имтиханда булган. Үсмер балигъ булмаган булу сәбәпле, РФ Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодексның 5.35 маддәсе бу­енча административ беркетмә ата-анага тө­зел­гән. Бу хәлнең беренче тапкыр гына булуын күздә тотып, кисәтү ясау белән чикләнделәр. Комиссия рәисе Фатыйма Бикбова җәйге чорда яшүсмерләрнең техника бе­лән идәрә итүенә юл куймас өчен профилактик аңлатулар алып барырга кирәклегенә басым ясады.

1 июньнән балаларның кичке сәгатьләрдә урамда, җәмәгатьчелек урыннарында йөрү вакытына да үзгәреш керде. Уку елы вакытында аларга кичке уннан соң урамда йөрү тыелса, каникуллар чорында чикләү - кичке унбердән иртәнге сәгать алтыга кадәр. Күрше авылдан Зур Подберезье мәк­тәбенә йөреп укучы малай үз авылында төнге унберләр тирәсендә урам­да йөргәндә, апрель аенда полициянең участок уполномоченнына эләгә. Комиссия утырышында шул ачыкланды: үсмергә контроль җитми. Әнисе башка авылда кияүдә, малайның әнисе белән китәсе килмәгән, әбисе тәрбиясендә калган. Дәү әниләр йомшаграк бит, оныкка киртәләр куймаган күрә­сең. Ә үсмернең нәкъ нык­лы контроль кирәк чагы, характерлары формалашкан күчеш чорында бу аеруча әһәмиятле.

Әнисе бала хокукларыннан мәхрүм ителмәгән бит, үз баласын үзе тәр­бия­ләү аның иң мөһим һәм җитди бурычы. Комиссия утырышында район прокуроры ярдәмчесе Илмас Гарәфетдинов, "Кайбыч" полициясе бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Воробьев, РФ Пенсия фондының Кайбычтагы идарәсе начальнигы Чулпан Камалиева һәм башкалар тарафыннан әнә шундый фикер­ләр әйтелде анага.

Утырышта узган ел чит кеше гаражыннан кармак урлап чыккан өчен комиссиягә куелган ике үсмер исәптән төшерелде. Аларның икеседә унберенче классны тәмамлый.Чит кеше әйберен алган өчен исәптә тору алар өчен зур сабак булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе комиссия