Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбыч халкы 2013 елда 135 миллионнан артык керем алган

Агымдагы елның ун аенда шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукция сатучыларга барлыгы 135 миллион 867 мең сум акча түләнде. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу 16,6 процентка күбрәк. Бер хуҗалыкка керем 27 762 сум тәшкил итә. Узган ел ул 23 585 сум иде.

Шәхси хуҗалыкларда продукция җитештерү буенча Надеждино авыл җирлегендә яшәүчеләр алда бара. Биредә бер хуҗалыкка 46 500 сум, Багайда - 45 920, Кошманда 43 990 сум акча туры килә. Керемнәрнең зур өлеше ит сатуга бәйле һәм ул 83 миллион 755 мең сумга тигез. Шәхси хуҗалыкларда сөт сатучылар да аның файдасын күрә. Сөт сатудан авыл халкына 40 миллион 341 мең сум акча кергән.

- Сөт җитештерү икътисади яктан отышлы һәм аңа ихтыяҗ беркайчан да кимеми. 2013 елның гыйнвар-октябрь айларында халыктан 3 266 тонна сөт сатып алынды. 2012 ел белән чагыштырганда, үсеш 8 процентка җитте. Моңа продукция сату күләменең һәм сатып алу бәясенең артуы зур йогынты ясады. Агымдагы ел башында халыктан сөтне уртача 11 сум 41 тиеннән җыйсалар, октябрьдә ул 15 сум 52 тиен, ә ноябрьдә 17 сум 20 тиенгә җитте. Мондый югары сатып алу бәяләренең булганы юк иде әле, - диде безгә башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллин, сөт базарындагы хәлгә бәя биреп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч халкы 2013 елда 135 миллионнан артык керем алган